Өч йорт янып бетте
Яңалыклар

Өч йорт янып бетте

Тукай районы Казаклар авылында янгын чыгып өч йорт янды.  Янгынчылар килеп җиткәнче ут телләре агач корылмаларга тиз тарала  зыян күрүчеләр юк.  Хәзерге вакытта янгынның чыгу сәбәпләре ачыклана, урында белгечләр эшли. Утның тиз арада таралуына  сарайлар, абзар һәм башка корылмаларның бер-берсенә якын урнашуы булышлык итте һәм җил дә көчле исә иде. Тукай районында янгыннан зыян күрүче гаиләләргә ярдәм йөзенннән матди ярдәм җыю оештырылды.

/Фото Тукай районы янгын куркынычсызлыгы идарәсеннән алынды
 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев