Низаглы Подсолнухи
Тиздән Подсолнухи поселогында шәһәр белән тоташучы юлның икенче катламына асфальт түшәүне тәмамлап, аны файдалануга тапшырачаклар.
Бу низаглы поселок халкына түзеп көтеп тору дигән сыйфат хас түгел. Һәр эшнең җае бар, дигәндәй, шәһәргә терәлеп торган бу җирләрне 2012 елда Чаллының күп балалы гаиләләренә бүлеп биргәннәр иде. Тукай районы, шулай итеп, үз биләмәләреннән өлеш чыгарган иде. Әмма күп балалы гаиләләрнең күбесе биредә йорт төзергә теләмәде, чыгымнарның күп булачагыннан куркып җирләрен сатып җибәрделәр. Әлбәттә, өй салырга уңайлы, коттедж төзергә әйбәт мөмкинлек булган урыннарны байлар, эшмәкәрләр, түрәләр сатып алып хуҗа булдылар. Бүген Подсолнухида күп балалы гаиләләр бармак белән генә санарлык. Поселок Чаллы «Рублевка»сы булырга исәп тота булса кирәк, биредә әнә шул байлар үз таләпләрен куя. Участок алучылар Чаллыда яшәүчеләр булса да, җир Тукай районыныкы. Шәһәрдә теркәлеп, Подсолнухида йорт төзеп, үзара салым түләмичә яшәүчеләр буа буарлык монда. Уйлап карасаң, бу бистәне шәһәр карамагына арендага яки сатып бирү, шуның белән бергә Подсолнухида яшәүчеләр мәнфәгатен кайгыртуны да Чаллы хакимиятенә тапшыру кулай булыр иде. Законнар ни әйтәдер, әмма калада эшләп, шунда салым түләп, салага кайтып Тукай районыннан шартлар таләп итү гаҗәеп бер кыргыйлык кебек тоела.
Подсолнухида юл төзү мәсьәләсен бик озак «чәйнәделәр». Йортлар төзелеп тора, урамнарда авыр техника, краннар, машиналар йөри, юллар ватыла тора. Юлларны төзеп, бер-ике айдан кабат ватылып бетсә, бер дә әйбәт булмас бит.
Шәһәр белән тоташтыручы юлның беренче өслеген җәеп бетергәч, аны ябып тордылар.
– Юлны вакытлыча ябып торуның сәбәбе шул – анда йөк машиналары йөреп, ватып бетерәчәкләр иде, – дип аңлата район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игътисамов.
Юлларны төзүче «Камдорстрой» оешмасы технологияне бозарга батырчылык итмәде. Поселок халкы моңа түзә алмады, шикаятьләр яза башлады. Подсолнухида яшәүчеләр Россиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин исеменә дә хатлар юллады. Гаепләүләр белән тулган бу хатта «Әйдә, бирегез, әйдә, ясатыгыз!» дип таләпләр куйдылар. Бер дә Чаллы хакимиятеннән ярдәм итегез дип сораучылар булмады.
Инде вакыт җитте – хәзер икенче өслек түшәлә. Республика казнасыннан Подсолнухидагы юл төзелеше өчен тагын 120 млн сум акча бүлеп бирелде. Бу акчаны шушы икенче катламны салуга тоталар. Ноябрь аенда юл ачылыр дип көтелә.
Бүген юл читендә булачак тукталышлар өчен «кесәләр»не дә ясыйлар, беренче өслектәге кытыршылыкларны да тигезлиләр.
Низаглы поселок халкы һаман тынычлана алмый, аларга тизрәк кирәк. Гаеп табучылар һаман суд юлларын таптыйлар. Бу «ашаган табагын пычраткан» кебек килеп чыга түгелме?!
Соңгы суд карары Тукай районы башкарма комитетын яклап чыкты. Подсолнухидагы юлны төзеп бетерү срогын 2022 елның 1 сентябре дип билгеләде. Бу юлның гомуми бәясе 348 млн сум. Юл төзүчеләр шуның 200 млн сумын файдаланды инде. Юл төзелеп бетү бер хәл, әле юл читләрен дә төзекләндерәсе бар, юлны яктырту баганаларын һәм җәяүлеләр өчен тротуарларны ясау да чыгымнар таләп итә.
Иртәме, соңмы, Подсолнухида тәртип тә, юл да булачак – барысының да кадерен белсәләр иде.
/ Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев