Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниеңне бәйрәм белән котла – бүләк от!

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Тормышыбызның бизәге булган хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котларга ашыгыгыз!

Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Әниегезне, әбиегезне, сөекле тормыш иптәшегезне, кызларыгызны, хатын-кыз җитәкчегезне, гомумән, барлык гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләп, җылы сүзләр язсагыз күңелләре булачак. Ә менә нәкъ әниләребез хөрмәтенә иң матур котлау язып җибәрүчеләргә бүләкләребез дә бар: 9 мартта үтәчәк Гөлназ Сираева концертына ике кешелек чакыру билеты һәм спонсорыбыздан кадерле әниләребез өчен бик матур яулыклар.

Котлаулар 8-917-907-70-04 телефон номеры буенча ял көннәрендә дә кабул ителә. Газетабызның бәйрәм номеры 6 мартта басылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев