Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Музейга экскурсия

Өлкәннәр ункөнлегендә район ветераннарының "Йолдыз" клубы әгъзалары шәһәр музеенда экскурсиядә булдылар. Музей коллективы әлеге чараны иганә ярдәме итеп оештырды. Өлкәннәребез борынгы чорлардан алып, бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар - тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының байлыгы, кыргый җәнлекләр һәм кошларның сөякләре зур кызыксыну...

Өлкәннәр ункөнлегендә район ветераннарының "Йолдыз" клубы әгъзалары шәһәр музеенда экскурсиядә булдылар. Музей коллективы әлеге чараны иганә ярдәме итеп оештырды. Өлкәннәребез борынгы чорлардан алып, бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар - тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының байлыгы, кыргый җәнлекләр һәм кошларның сөякләре зур кызыксыну уятты. Ветераннар илебез тормышында булган һәр вакыйгага карата җирле документларны, кайбер якташларыбызның тәрҗемәи хәлләренә кагылышлы язмаларны кызыксынып карадылар. Фронттан язган хатлар, газета хәбәрләре, хәрбиләрнең фоторәсемнәре, шәхси әйберләре, ипи карточкалары, дәһшәтле көннәр сулышын күз алдына бастыра. КамАЗ, Чаллы шәһәре төзелеше еллары шактый тулы тасвирлана. Шулар янәшәсендә шәһәр яны авыл төзелешен, авылның атаклы кешеләрен дә күрәсе килә иде, дигән карашта калдык. Әмма бу мәсьәлә район эше дип читтә калган булса кирәк. "Йолдыз" клубы җитәкчесе Нәзимә Закирова, ветераннар исеменнән, музей хезмәткәрләренә эчтәлекле экскурсия өчен рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия