Мусабай-Завод мәктәбе укучысы Адилә Ситдикова “Алтын каләм” бәйгесендә җиңү яулады
Татарстан республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр арасында каләм тибрәтергә сәләтлеләр арасында 20нче республика «Алтын каләм» фестивален үткәрде. Анда Тукай районының Мусабай-Завод мәктәбе 10 нчы сыйныфын тәмамлаган Адилә Ситдикова да катнашты. Ул "Яшьләр интернетта" номинациясендә җиңү яулады. Адилә безгә бу фестивальдә инде икенче ел рәттән катнашуын, былтыр...
Татарстан республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр арасында каләм тибрәтергә сәләтлеләр арасында 20нче республика «Алтын каләм» фестивален үткәрде. Анда Тукай районының Мусабай-Завод мәктәбе 10 нчы сыйныфын тәмамлаган Адилә Ситдикова да катнашты. Ул "Яшьләр интернетта" номинациясендә җиңү яулады.
Адилә безгә бу фестивальдә инде икенче ел рәттән катнашуын, былтыр үзен телевидение өлкәсендә сынап каравын, ә быел радионы сайлавын сөйләде. "Бәйгедә катнашу өчен татар телендә коррупция, яшьләр көненә, ТАССР ның 95 еллыгына багышланган 5-6 программа яздырып, жюрига тапшырдым. Шуларның берсе - яшьләрнең интернетта булуы турындагысы барысына да бик ошады. Мин анда нәрсә ул интернет, дигән сорауга җавап эзләргә, иң популяр социаль челтәрләрне ачыкларга тырыштым , сораштыру үткәрдем. Моннан тыш, мин һәр көнне туры эфирда эшләдем, иртән барлык катнашучыларны бүгенге программа белән таныштырып, күңелле музыка куйсам, кичен көнгә йомгак ясап, уеннар, викториналар үткәрдем. Аудиоязмалар белән эшләүгә килгәндә, мин инде моңарчы да тавыш язмасын кисә, монтажлый белә идем, анда баргач, куратор башка нечкәлекләр белән дә таныштырды. Әйтик, туры эфирда сөйләүнең үз кагыйдәләре бар икән. Фестивальда булган вакытта мин каты гына авырып, тавышымны кузгаттым әле. Һәм шуңа берничә көн тавышсыз йөрдем, шуна да карамастан, барыбер тапшыруларымны яздырып, эфирга чыгып, нон-стоп режимында эшләргә тырыштым. Көн дә 7-8 спикер белән очрашулар, мастер-класслар була иде, алар безгә күп кенә кызыклы мәгълуматләр бирделәр. Шулар арасында иң истә калганы - Фәрит Хайрулович Мөхәммәтшин, Марат Мансур улы Бариев,Тимур Альбертович Сиразиев белән очрашу булды".
Адилә Ситдикова киләчәктә журналист булу-булмавын әле хәл итмәвен, ә фестивальдә катнашуга килгәндә, бу - үзеңне сынап карау өчен яхшы мөмкинлек икәнен дә әйтте. Диплом белән бергә җиңүчегә бүләккә бирелгән 16 ГБ флеш картаны исә ул БДИга әзерләнгәндә кулланачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.10600
-
4 июль 2022 - 16:04Балалар да алимент түли – Нинди очракларда суд балаларны әтиләренә алимент түләргә мәҗбүр итә ала? Исемем редакция өчен генә.7300
-
4 июль 2022 - 15:03Инвалидлыкны яңача билгелиләр 2022 елның 1 июленнән башлап русиялеләр медицина экспертизасын читтән торып та үтә алачак. Ягъни, барлык кирәкле документлар медицина оешмаларыннан автомат рәвештә медик-социаль экспертиза бюросына килеп җитәчәк.5900
-
4 июль 2022 - 13:59Бәяләр төшкән диләр Татарстанда бер атнада, 17-24 июньдә, кайбер җиләк-җимешнең һәм яшелчәнең, шулай ук шикәр комының бәясе төшүе теркәлгән. Бу чорда кәбестәнең бәясе 15 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 47 сумнан (элек – 55 сум) алырга мөмкин. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә. Моннан тыш, яңа өзелгән помидорның бәясе 7 процентка төшкән, элек килограммы 120 сум булса, хәзер – 112 сум. Шул ук вакытта бәрәңге 6 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 63 сумга алырга була, шикәр комы 4 процентка арзанайган, хәзер бер килосы - 74 сум. Алма белән яңа өзелгән кыярның бәясе 2 процентка кимегән, хәзер аларның килосы – 124 һәм 80 сум.6400
-
4 июль 2022 - 13:58Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә ял булмый Татарстанлыларның бәйрәм алдыннан ничек эшләячәкләре турында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.5700
-
4 июль 2022 - 13:57Документлар кабул итүнең беренче туры тәмамланды Коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә субсидияләр бирү өчен документлар кабул итүнең беренче туры тәмамланды. Заявкалар буенча гомуми сумма 140,3 млн. сум тәшкил итә. 2022 елга барлыгы 237 млн. сум бүлеп бирелә. Сайлап алу агымдагы елның 12 июлендә тәмамлана. Үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирүгә заявкалар кабул итүнең икенче туры 14 июльгә планлаштырыла. Субсидия түбәндәге юнәлешләргә бирелә: электр линияләрен ремонтлауга, электр энергиясен автоматлаштырылган контрольгә һәм исәпкә алу системаларын ремонтлауга, комплектлы трансформатор подстанцияләрен, су белән тәэмин итү системаларын, юлларны ремонтлауга.4200
-
4 июль 2022 - 12:12Өч гаилә ана сертификаты алды Тантаналар сараенда, күркәм традиция буенча, ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.4700
-
4 июль 2022 - 12:12Юл ремонтланган Тукай районында «Алан», «Прибрежный», «Орбита – 2» һәм «Бриз» бакчачылык ширкәтләрендә Водозабор урамында 5,5 километр арада юл ремонтланган.4700
-
4 июль 2022 - 12:11Бәясе дә бәясе... 29 июньгә алынган мәгълүматларга караганда Тукай районы Татарстан муниципалитетлары арасында сыер итенең иң югары бәясен саклап калды.4700
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 июнь 2022 - 12:11Сабантуе бәйрәм табынына милли ризыгыбыз бәлеш рецепты Татар халкында зур итле бәлештән дә тәмле, дәрәҗәле ризык юктыр. Бәлешне кадерле кунакларга, бәйрәмнәргә, туйларга пешерәләр. Табынга бәлешне чыгару үзе бер йола.29700
-
3 июнь 2022 - 08:47Кыярны ничек иртә өлгертергә? Яз соң килсә дә, уңышны иртәрәк алып була. Бу уңайдан берничә киңәшкә игътибар итегез.30901
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.36400
-
1 июль 2022 - 12:49
-
17 июнь 2022 - 14:11
-
17 июнь 2022 - 13:54
-
4 июль 2022 - 12:15Мактаулы исемгә лаекТатар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында «Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрахова Рамилә Яхъя кызы "Татарстан Республикасының Атказанган укытучы" дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.8900
-
2 июль 2022 - 13:07Автоледи конкурсы старт ала 16 нчы июль көнне Яр Чаллы шәhәренең Яшьлек проспектында “ЭССЕН” оешмасы биләмәсендә хатын-кызлар арасында «Автоледи» ярышы узачак. Ярышта катнашырга теләге булган барлык гүзәл затларны көтеп калабыз.21900
-
2 июль 2022 - 10:06Тулы күәтенә мал азыгы әзерләү эшләре бара Басу-кырларда эш туктамый, бугенге көндә тулы күәтенә мал азыгы әзерләү эшләре бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне беренче катын чабу белән мәшгуль.18700
-
2 июль 2022 - 10:04Әгәр кара борча басса Эссе көннәр башлану белән бакчадагы гөрләп үскән яшелчәләрне үлән бете, кара борча, күбәләк корты кебек заралы бөҗәкләр баса башлый. Сусыл, яшел кәбестә яфракларын вак кына кара борчалар сырып, тишкәләп бетерә. Корткычлар һөҗүменнән җәфа чиккән яшелчә яфраклары ямьсезләнә, шиңә, үсә алмый утыра. Шуңа да вакытында ул корткычларга каршы көрәш башларга кирәк тә инде13500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика