Мәрхәмәтлелек
Мәрхәмәтлелек – зур дәрәҗәләргә ирештерә торган асыл сыйфат. Мондый яхшы әхлакка ия булу өчен эчеңдә кайнаган ачу, үч алу, нәфрәт хисләрен үз вакытында тыеп кала белү кирәк. Мәрхәмәтле, йомшак күңелле кеше иң авыр, иң кырыс шартларда да үзен ипле, ягымлы тота. Ни кызганыч, тормышлар яхшыра барган саен кешеләрнең әдәп-әхлагы начар якка авыша бара. Бернинди байлык белән исәпләнмәс күңел җәүһәрләре дә акча белән исәпләнә. Күпчелек гаиләләрдә мирас малы бүлешү аркасында туганлык җепләре менә-менә өзелергә тора. Кайберәүләрдә ата-ана кадере алар бүләк иткән фатир, машина белән бәһаләнә. Бу күңелсезлекләрдә, әлбәттә, яшьләрне генә гаепләп булмый. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди халык. Кечкенә чакларында әти-әниләренең ярдәмгә мохтаҗларга ихластан булышуларын, авыр хәлгә төшкәннәрне кызгануларын, рәнҗетелгәннәрне яклаганнарын күрмичә үскән балада мәрхәмәтлелек хисләре ни рәвешле тәрбияләнсен соң? Сау-сәламәт кешеләргә сабак булырлык кыйсса, бәлки, беразга гына туктап уйланырга сәбәп булыр.
Кыйсса
Акыл ягыннан кайтышрак, тән ягыннан да зәгыйфьрәк кешеләр өчен йөгерү ярышы оештырыла. Призлы урын алучыларга яхшы гына бүләкләр дә әзерләп куелган була. Ун кеше бер үк вакытта старт алып, йөз метрлы араны билгеле бер вакытта йөгереп үтәргә тиеш булалар. Йөгереш башлана. Әмма күпмедер ара киткәч арадан берсе абынып егыла да елый башлый. Аның елаганын ишетеп, чабып баручы тугыз инвалид кире борылып, егылган кеше янына җыелышалар. Берсе аны аякка бастыру өчен кулын суза, икенчесе аның тузанланган өс-башын кага, өченчесе: «Елама, елама, хәзер авыртуың басылыр», – дип аны юата. Дүртенчесе кесәсендә йөреп изелеп беткән печеньены аңа суза... Ахырда, унысы бер йодрык булып, кулга-кул тотынып басалар да, йөгерешне дәвам итәләр. Бу күренешне карап торган халык таң кала. Күбесенең күзләреннән яшь тама. Алар аягүрә басып кул чабалар. Ун инвалид кеше – унысы да җиңүче дип игълан ителә.
Ярышка чыккан инвалид йөгерешчеләр беренчелек максатын кырыйга куеп, кешене – егылган иптәшләрен өстен куялар.
Без фән, гыйлем алга киткән үсеш чорында яшибез. Кеше уңышка ирешү, байлык туплауда алдынгылыкны бирмәү өчен тормыш сукмагы буйлап бертуктамый чаба да чаба. Ара-тирә абынып-сөртенеп егылганнан соң торып баса да, тагын чаба. Кырыенда, алдында һәм артындагыларга кайвакыт, комачау итмәсен диеп, тибеп алырга да кыенсынып тормый. Ни кызганыч, тормыш сукмагында төрле сәбәпләр аркасында егылып калган, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны күпчелек вакыт күрмибез. Кайчакта күрсәк тә, күрмәмешкә салышабыз.
Тормышны куа-куа адәм баласы дөнья да куя. Үз вакытында тукталып, алтын урталык хакында искә төшерик. Ике дөньяны тигез алып бару хакында исебездә тотып һәм тирә-юнебездә зәгыйфьләр, ярдәмгә мохтаҗлар, фәкыйрьләр барын хәтерләп, кулдан килгәнчә аларга мәрхәмәт күрсәтсәк, күктә булган Зат – Аллаһ та безгә мәрхәмәтле булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев