Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенникларга акчаның бер өлешен күчергәч, Тукай районындагы кибет сатучылары туктаткан

Узган яллар алдыннан районның бер авылында яшәүче 60 яшьлек хатын-кызга өй телефонына таныш булмаган ир-ат шалтырата һәм аның улының үзенә бурычлы булуын әйтә. Акчаны күчермәсә, проблемалар килеп чыгачак дип кисәтә. Улы өчен курыккан хатын-кыз кулында булган бар акчасын алып һәм бурычка кереп авыл кибетендәге терминалга йөгерә. Мошенниклар әйткән счетка акчаның...

Узган яллар алдыннан районның бер авылында яшәүче 60 яшьлек хатын-кызга өй телефонына таныш булмаган ир-ат шалтырата һәм аның улының үзенә бурычлы булуын әйтә. Акчаны күчермәсә, проблемалар килеп чыгачак дип кисәтә. Улы өчен курыккан хатын-кыз кулында булган бар акчасын алып һәм бурычка кереп авыл кибетендәге терминалга йөгерә. Мошенниклар әйткән счетка акчаның бер өлешен - 27 мең сумны күчергәч, кибеттә эшләүчеләр, шикләнеп, трубканы үз кулларына алалар һәм телефоннан күрсәтмәләр биреп торган ир-ат белән үзләре сөйләшә башлыйлар, ялганны тоту максатыннан аңа төрле сораулар биреп карыйлар. Мондый борылышны көтмәгән алдакчы телефонын шунда ук өзеп куя.

Социаль мошенниклар кармагына эләгүдән сакланырга әкренләп өйрәнеп килсәк тә, әле беркатлылар, «гипноз астында» йөгереп йөрүчеләр табыла тора. Ә алдакчылар исә, «берсе капмаса, берсе кабар» дигән кебек, шалтыратуларны дәвам итәләр. Нәтиҗәдә, бөртекләп җыйган пенсияләр яки тир түгеп тапкан хезмәт хакы җиңел генә итеп акча эшләүчеләр кулына күчә. Район буенча Эчке эшләр бүлеге халыкны тагын бер кат игътибарлы булырга, мондый очракларда куркып һәм каушап калмаска, туганнар белән киңәшергә, полициягә хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев