Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мондый очрашулар ешрак булсын иде», – диләр форумда катнашучылар

Яңа поселогының урман аланында район яшьләренең II форумы үтте. Әлеге яшьләр җыены район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре һәм «Президент белән бергә» хәрәкәте активистлары тарафыннан уздырылды. Икенче ел гына оештырылуына карамастан, яшьләр форумы югары дәрәҗәдә үтте. Яшьләр ике көн дәвамында үзләрен бар яктан да сынап карадылар: түгәрәк өстәлләрдә,...

Форумның максаты - актив, зирәк, иҗади яшьләрне җыю, актуаль мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итү юлларын эзләү.

- Яшьләр форумының беренче көнендә үк «Татарстан Республикасының ирекле ярдәм күрсәтү үзәге» региональ яшьләр җәмәгать оешмасы вәкиле Азат Идрисов, район яшьләрен бер-берсе белән таныштыру максатыннан төрле тренинглар һәм уеннар үткәрде. Соңыннан исә яшьләр спорт-туристлык ярышларында катнашты: сузылган аркан буенча йөрде, тизлеккә тауга менде, «пәрәвез» дип аталган лабиринтны үтте. Урман аланында шулай ук күчмә тир да оештырылган иде. Монда яшьләр үзләренең лидерлык һәм командада эшләү сәләтләрен күрсәтте. Кичкә таба «Хастаханә клоуннары» волонтерлык хәрәкәте вәкилләре килде. Надежда Байдакова белән Вероника Шокилбаева яшьләргә хәрәкәт турында тулырак сөйләде, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга булышулары, кечкенә генә булса да бәйрәм оештырып йөрүләре хакында сүз алып бардылар, мастер-класс үткәрделәр. Беренче көн дискотека һәм учак янында төрле җырлар башкару белән үтеп тә китте, сизелмәде дә ул, - ди район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече Фәнүдә Фәррахова.

Форумда катнашучылар сүзләренә караганда, икенче көн программасы да чараларга бай булган.

- Иртәнге ашны ашап, зарядка ясаганнан соң яшьләр белән Татарстан Республикасының Аграр яшьләр оешмасы белгече Илмира Сабирҗанова эшләде. Ул республика оешмасы турында сөйләде, авыл яшьләре өчен булган махсус проектлар, программалар, конкурслар белән таныштырды. Яшьләрне бәйгеләрдә актив катнашырга, грантлар отарга чакырды. Форумга район башлыгы Васил Хаҗиев та килде. Яшьләрне кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде. Көн азагында район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев форумда катнашкан, спорт чараларында беренчелекне яулаган егетләргә һәм кызларга спорт кибете сертификатларын тапшырды, - диде Фәнүдә Фәррахова.

Ике көн барган форумда районның 10 авыл җирлегеннән 30дан артык кеше катнашты. Без ул яшьләрнең тәэсирләре, фикерләре белән кызыксындык.

- Форум турында районның Яшьләр парламенты аша белдем һәм катнашуга бик теләп ризалык бирдем. Авылдан без өч егет - Фәрит Сәхибҗанов һәм Рамил Закиров белән бардык. Мондый форумнар ешрак уздырылсын иде. Барысы да бик ошады. Аеруча Азат Идрисов үткәргән тренинглар истә калды, аннары спорт ярышлары да күңелемә хуш килде. Төрле авыл җирлекләреннән килгән егет-кызлар белән тиз арада уртак тел таптык, рәхәтләнеп файдалы ял да иттек, - дип сөйләде Калмия авылыннан Заһир Хаҗиев.

- Форумның югары дәрәҗәдә оештырылганлыгы ошады. Без көне буе нинди дә булса эш белән мәшгуль булдык. Үземә бигрәк тә «веревечная эстафета»ны узу һәм тирда атулар ошады. Форумга килгән егет-кызлар белән уртак тел таптык, бер-беребезгә булыштык, ярдәм иттек. Кичен учак янында утырдык, гитарада уйнап төрле җырлар җырладык. «Хастаханә клоуннары» белән танышуыма да чиксез шатмын. Алар үзләренең волонтерлык хәрәкәте турында сөйләде. Хәзерге вакытта мин эш эзләү белән мәшгуль, район белән дә тыгыз элемтәдә торачакмын, үткәргән чараларда катнашырга тырышачакмын, - диде Яңа поселогыннан Ульяна Петрова.

- Форумга җыелган яшьләр белән районда булган проблемалар, аларны чишү юллары турында сөйләштек. Барысы да төпле фикер йөртә, аралашуы бик җиңел булды. Мин үзем туризм өлкәсенә мөкиббән. Институтта укыган дәвердә дә төрле экспедицияләргә, туристлык слетларына еш чыга идек. Авылыбыздан без Айнур Габидуллин һәм Лилия Минһаҗева белән бардык. Айнур үзе - район Яшьләр парламенты әгъзасы, ул безгә тәкъдим ясады да инде. Форумда катнашуыма чиксез шатмын, - дип сөйләде Иске Абдулдан Илмир Гарфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр форумы