Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район мәдәният бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй үткәрделәр.

Бәйрәм чарасында 110 бала, шул исәптән 50 инвалид бала катнашты. 
Дәртле концерт номерлары, кызыклы аттракционнар, милли һәм спорт уеннары, призлар, тәм-томнар – болар барысы да бәйрәмне онытылмаслык итте. Төрле авыл җирлекләреннән килгән яшь талантлар, балалар иҗат коллективлары үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән беркемне дә битараф калдырмады. Оештыручылар мәйданга килүчеләрне уеннарда катнаштырып, бүләкләр бирделәр, дип хәбәр иттеләр «Шәфкать» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев