"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Тукай муниципаль районы башкарма комитеты карары белән, иң яхшы хуҗалык җитәкчеләре, механизаторлар, савымчылар, кош үстерүчеләр, дуңгыз ите җитештерүчеләр, фермерлар, авыл җирлеге башлыклары Сабантуйда бүләкләнделәр.
1 июньнән «Балкыш» лагере базасында «Батыр» спорт сменасы ачылды. Ул 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Смена ике юнәлеш буенча эшли – көрәш һәм бадминтон.
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район мәдәният бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй үткәрделәр.
0