Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәйдан түрендә – алдынгылар

Тукай муниципаль районы башкарма комитеты карары белән, иң яхшы хуҗалык җитәкчеләре, механизаторлар, савымчылар, кош үстерүчеләр, дуңгыз ите җитештерүчеләр, фермерлар, авыл җирлеге башлыклары Сабантуйда бүләкләнделәр. 

Чәчүне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыккан, югары агротехнологияләр кулланган авыл хуҗалыгы предприятиеләре муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

«Иң яхшы авыл хуҗалыгы формированиесе» номинациясендә:

«Кама» агрофирмасы ҖЧҖ – җитәкчесе Харисов Раушан Салих улы;
«Гигант» ҖЧҖ – җитәкчесе Имамов Риф Хәниф улы;
Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ – җитәкчесе Сафин Марат Тәлгать улы;
– «Ирек» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы – җитәкчесе Хаҗиев Рөстәм Рәхим улы;
«Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ – җитәкчесе Шәйхаттаров Рәсим Мансур улы.

Язгы кыр эшләре вакытында сабан культураларын сыйфатлы итеп чәчкән һәм югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән өчен Тукай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды:

«Чәчү комплекслары белән зур егәрлекле тракторда эшләүче иң яхшы механизатор» бәйгесендә:

Минекәев Илнар Раиф улы – «Кама» агрофирмасы ҖЧҖ, 1056 эталон гектарда сабан культуралары чәчте, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиевтан истәлекле бүләк – «Haier» маркалы суыткыч һәм тәкә тапшырылды;
Хөснетдинов Райнур Рәис улы – «Тукай азык-төлек корпорациясе» ҖЧҖ, 983 эталон гектарда сабан культуралары чәчте, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Хәбиров Фларес Рифкать улы – «Р – Агро» ҖЧҖ, 977 эталон гектарда сабан культуралары чәчте, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Хәмәтов Рафис Нәҗип улы – «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ, 835 эталон гектарда сабан культуралары чәчте, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Новиков Алексей Александрович – «Кама-Бекон» ҖЧҖ, 805 эталон гектарда язгы культуралар чәчте, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

«МТЗ-1221, ДТ-75, Т-4, Т-150, МТЗ-80 маркалы тракторларда, СЗ чәчкече базасындагы чәчү агрегатларында эшләүче иң яхшы механизатор» номинациясендә бүләкләнделәр:

Суров Юрий Александрович – «Кама» агрофирмасы ҖЧҖ, 614 эталон гектарда язгы культуралар чәчте, кәрәзле телефон белән бүләкләнде;
Сабирҗанов Рамил Мәгъдум улы – «Ирек» җитештерү кооперативы, 368 эталон гектарда сабан культураларын чәчүгә иреште, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Вәлиев Назим Зөфәр улы – Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ, 277 эталон гектарда сабан культураларын чәчүгә иреште, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Миңнегалиев Флорис Миңнеислам улы – «Гигант» ҖЧҖ, 276 эталон гектарда сабан культураларын чәчүгә иреште, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Хөснетдинов Нәзир Мидхәт улы – «Р-Агро» ҖЧҖ, 267 эталон гектарда сабан культураларын чәчүгә иреште, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

«Чәчү алдыннан туфракны әзерләүче иң яхшы механизатор» номинациясендә бүләкләнделәр:

Винокуров Владимир Александрович – «Вилданов» КФХ, ХТЗ-150 тракторында 587 эталон гектарда тырмалау һәм культивацияләү эшләрен башкарды, кәрәзле телефон белән бүләкләнде;
Гарифуллин Илфат Илдус улы – «Ирек» җитештерү кооперативы, Т-4 тракторында 510 эталон гектарда терлек азыгы басуларын тырмалады, культивацияләде, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Хәбиров Рәмдил Хәбиб улы – «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ, К-744 тракторы белән 416 эталон гектар жирне культивацияләде, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Хәмәтов Илгизәр Габдрахман улы – «Кама-Бекон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, CLAAS Axion 956 тракторында 394 эталон гектар жирне тырмалау, культивация, катоклау эшен башкарды, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

Сөт җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм намуслы хезмәтләре өчен «Иң яхшы савымчы» бәйгесендә Тукай муниципаль районы башлыгынын Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр һәм истәлекле бүләккә ия булдылар:

Гарифуллина Раушания Нурмөхәммәт кызы – «Ирек» җитештерү кооперативы, 40 баш сыер сава, бер сыерга савымы 9657 кг, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Понамарева Наталья Александровна – «Р-Агро» ҖЧҖ, 40 сыер сава, бер сыердан 7897 кг сөт алды, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Кудряшова Анастасия Андреевна – Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ, 88 сыер сава, бер сыердан 7611 кг сөт алды, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
– Хәмәдиева Роза Николаевна – «Гигант» ҖЧҖ, 41 сыер сава, бер сыердан 6951 кг сөт алды, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Бәйрәмова Гөлүсә Габдулла кызы – «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ, 45 баш сыер сава, бер сыердан 5920 кг сөт алды, 5000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

Дуңгыз ите җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре һәм намуслы хезмәтләре өчен «Дуңгыз үстерүче иң яхшы оператор» номинациясендә Тукай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

«Кама-Бекон» ҖЧҖ хезмәткәрләре: 

Гыймалетдинов Фәнис Әгъзам улы – 22258 баш дуңгыз карый, тулаем артым – 1357 цн, 3000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Романова Юлия Владимировна – 45549 баш дуңгыз карый, тулаем артым – 1315 цн, 3000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Талипова Наталья Александровна – 38500 баш дуңгыз карый, тулаем артым – 1206 цн, 3000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;

«Феникс» ҖЧҖ хезмәткәре:

– Дубровин Юрий Юрьевич – 6293 баш дуңгыз карый, тулаем артым – 307 цн, 3000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

Кош ите җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре һәм намуслы хезмәтләре өчен «Кошчылыкта иң яхшы оператор» бәйгесендә Тукай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды:

Хаҗиәхмәтов Рифхать Фазлый улы – «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, 805717 баш кош карый, тулаем артым – 18550 цн, 3000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Куглеева Гөлфәния Наил кызы – «Тукай нәсел репродукторы» ҖЧҖ, 13000 баш кош карый, үсеш 92,6 процент, 3000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Фәррахов Айрат Миңнебаян улы – «Яр Чаллы инкубаторы» ҖЧҖ, үсеш 82 процент, 3000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

Яшелчә үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм намуслы хезмәтләре өчен «Иң яхшы яшелчә үстерүче» бәйгесендә Тукай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды:

Новиков Сергей Петрович – «Кама» агрофирмасы ҖЧҖ, Маккомик-215 тракторында 848 гектарда шикәр чөгендере чәчте, 3000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Хәмидуллин Тәлгать Минзаһит улы – «Р-Агро» ҖЧҖ, бригадир, аның җитәкчелегендә 100 гектарда яшелчә утыртылды, 3000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде;
Миңнеханов Рамис Минталип улы – «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, 12 гектар мәйданга яшелчә, 90 гектар жирдә бәрәңге утыртты, 3000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

«Иң яхшы фермер» номинациясендә:

Шәйхетдинов Мөнәвир Солтанбәк улы – крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, акчалата премия белән бүләкләнде;
Миңнехуҗин Равил Лотфулла улы – крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, акчалата премия белән бүләкләнде;
– Ханов Ренат Хәниф улы – «Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, 90000 баш кош карый, тулаем артым 6440 цн, акчалата премия белән бүләкләнде;
Хөснуллин Илфат Зиннур улы – «Хөснуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, 300000 баш кош карый, тулаем артым 3510 цн, акчалата премия белән бүләкләнде;
Фәррахов Наил Мәүләү улы – «Фәррахов» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, 78000 баш кош карый, тулаем артым 1970 цн, акчалата премия белән бүләкләнде. 

2019 елда район террриториясенең санитар-экологик торышын яхшырту буенча комплекслы программаның үтәлеш нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә Тукай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

Борды авыл җирлеге – Әбделманова Роза Николаевна, авыл җирлеге башлыгы.
Күзкәй авыл җирлеге – Гәрәев Эдуард Рәкыйп улы, авыл җирлеге башлыгы.
Комсомолец авыл җирлеге – Сурова Ольга Викторовна, авыл җирлеге башлыгы. 
Мусабай Завод авыл җирлеге – Әгъләҗева Фәридә Әхмәт кызы, авыл җирлеге башлыгы.
Иске Абдул авыл җирлеге – Сафина Резеда Хасият кызы, авыл җирлеге башлыгы.

Әлеге авыл җирлекләре арасында «Иң төзек авыл җирлеге» номинациясендә Иске Абдул авыл җирлеге җиңде, аңа күчмә кубок һәм кыйммәтле бүләк бирелде. 

Бакчачылык ширкәтләре арасында «Иң төзек һәм тәртипле бакча ширкәте» номинациясендә Тукай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

Масюта Николай Григорьевич – «Нектар» коммерциянеке булмаган бакчачылык ширкәте рәисе, Кече Шилнә авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев