Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Балкыш» спортчылар әзерли

1 июньнән «Балкыш» лагере базасында «Батыр» спорт сменасы ачылды. Ул 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Смена ике юнәлеш буенча эшли – көрәш һәм бадминтон.

Сменаның иң кызган чорында без район яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ришат Мөбарәкҗанов белән Иске Дөреш авылына барып, балаларның шөгыльләнгәннәрен үз күзләребез белән күреп кайттык. 
Әйтергә кирәк, спорт сменасы өчен «Балкыш» лагере менә дигән база. Күнекмәләр өчен дә бар шартлар тудырылган – бинада спорт залы, массакүләм спорт төре өчен киң территория, ике спорт мәйданчыгы, барлык төркемнәр өчен тренажерлар бар. Лагерь үзе дә шәһәрдән еракта, табигать кочагында урнашкан. Биредә тулысынча тәнне һәм аңны спортка гына багышларга була, балаларны читкә юнәлтүче факторлар юк. 
Сменага балаларны сайлап алганнар. «Алар барысы да Тукай районының өметле спортчылары», – ди Ришат Мөбарәкҗанов. Бүген лагерьда төрле авыл җирлекләреннән көрәш спортына, бадминтонга сәләтле булган 7-17 яшьлек 58 кыз һәм егет ял итә. Әлеге үсмерләр үзләренең яшьләрендә инде күп тапкырлар чемпион булганнар, район данын яклап республика призларын алганнар. Әйтик, араларында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге призеры бар. Ул – Кирилл Иваницкий. Үзенең 17 яшендә әлеге үсмер спорт мастерына кандидат булырга өлгергән. Шулай ук грек-рим көрәше, билбаулы көрәш буенча республика беренчелегендә җиңеп чыккан егетләр дә бар. Әйтик, Бәткедән Андрей Хәбибуллин, Артем Уставщиков, Ренат Сафиуллин, Шилнәбаштан Рамзан Шәйдуллин, Татарстаннан Арсен Елкин. Бадминтон буенча исә биредә Кама аръягы зонасының дүрт җиңүчесе тәрбияләнә – Мария Захарова, Альмира Нуриева, Роксана Пучинина, Рифат Әсләмов. 
Балалар белән районда әлеге спорт төренең танылган осталары шөгыльләнә. Егетләргә грек-рим, ирекле һәм билбау көрәше буенча дәресләрне районның билгеле тренерлары, спорт осталары Виктор Булатов, Рамил Сәфәргалин бирәләр. Ә бадминтон буенча балалар белән Тимур Хәлимов, Валерий һәм Илгизә Фәйзуллиннар эшли. Яшүсмерләр 18 көн дәвамында тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә спорт асылына төшенәләр, физик яктан үсеш алып, кыш айларында үтәчәк республика беренчелегенә әзерләнәләр. 
Сменаның сәясәте дөрес туклануга, тиешле физик күнегүләр ясауга, тәнне ял иттерүгә юнәлтелгән. Яшь спортчылар көн дәвамында биш тапкыр махсус рацион буенча ашыйлар. Ашамлыклар микро– һәм макроэлементларга бай, авыр физик хәрәкәттән соң организмны торгызу өчен каралган. Калган вакытта спортчылар залда яки саф һавада күнекмәләр ясыйлар. Көндезге күнегүләр 2 сәгать булса, кичке күнекмәләр 4 сәгать дәвам итә. Әйтеп үтәргә кирәк, спорт тәрбиясендә әһәмиятле урынны йокы алып тора, спортчылар әйбәт итеп йокларга, тәннәрен дә ял иттерергә тиешләр. Шуңа күрә яшүсмерләр көндез дә йоклый. 
– Өченче елымны көрәш белән шөгыльләнәм. Спортчы өчен иң мөһиме – үз тәнеңне даими рәвештә формада тоту. Әлеге смена бу мөмкинлекне тулысынча бирә. Турнирларга әзерләнү өчен ике-өч ай гына җитми, – ди Бәткедән Андрей Хәбибуллин.
Биредә, калган лагерьлардагы сыман, күңел ачу, ял итү программалары да бар. Кич белән уеннар, бәйгеләр, дискотека уза. Күптән түгел балалар тәнне ял иттерү өчен бассейнга һәм җәмәгать мунчасына барганнар. Смена дәвамында Ижевск шәһәренә зоопаркка, «Гиндукуш» патриотик музена, тирә-як урманнарга чыгу көтелә. Моңа өстәп, лагерь яңа дуслар табу һәм онытылмаслык мизгелләр кичерү урыны да.
Сүз уңаеннан, спорт сменасыннан кала, быел лагерьда тагын ике смена эшләячәк. Сәнгать-эстетика юнәлешендәге смена 15 июльдән 1 августка кадәр уза. Ә 5 августтан 22сенә кадәр лингвистика юнәлешендәге смена эшләр дип көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев