Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәстә яңартылган мәдәният йорты ачылды

Мәләкәс авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Объектны төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 27 млн сум акча тотылган. Мәдәният йорты бик матур, заманча, бөтен уңайлыклары булган бинага әйләнгән.

Аны ачу тантанасына район җитәкчеләре килде, шушы авылда туып-үскән күренекле кешеләр кайтты.
Район башлыгы Фаил Камаев мәләкәслеләрне мәдәният йорты ачылу белән тәбрикләде, авыл халкы бирегә килеп ял итәр, рухи азык алыр диде. Мәләкәс авылында туган Иван Алексеевич Еремеев Санкт-Петербургта прокурор урынбасары булып эшли. Ул мәдәният йортында төзекләндерү эшләренә үз ярдәмен керткән, эшнең барышы белән кызыксынып торган. Бүгенге матур вакыйга уңаеннан ул туган авылына үзе дә кайткан иде. Иван Алексеевич якташларын шушы олы бәйрәм белән тәбрикләде, мәдәният йортына караоке бүләк итте. Фаил Камаев исә аңа Рәхмәт хаты тапшырды.
Яңартылган мәдәният йорты сәхнәсе ул көнне гөрләп торды. Анда авыл үзешчәннәре белән бергә район артистлары, балалар ансамбльләре дә чыгыш ясады. 
Төзекләндерелгән яңа мәдәният йортында сәнгать белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Бию залы, китапханә, гримм бүлмәсе, уен заллары барысы да заманча.
Иван Еремеев авылдашларына тагын бер сөенечле хәбәр җиткерде – ул төзелеп килгән гыйбадәтханәне төгәлләүдә ярдәм итәсен әйтте.
/Мирһади Разов фотолары

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X