Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәстә – Покрау бәйрәме

Покрау – керәшен халкының олы бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәм көзге уңышларны җыеп, бакча эшләре тәмамлангач үткәрелә. Мәләкәс мәдәният йортында быел Покрау бәйрәме бик үзенчәлекле үтте. Чарага мәктәп укучылары һәм авылның өлкән буын вәкилләре чакырылды.

Китапханәче Лидия Фәрт-динова белән берлектә, без бәйрәм үткәреләсе бүлмәгә матур итеп бизәп, мич ясап куйдык. «Питрау» коллективының иң өлкәннәре тәмле күчтәнәчләр белән кунакка килде. Алар балаларга Покрау белән бәйле гореф-гадәтләр, төрле сынамышлар турында бик кызыклы итеп сөйләделәр. «Безнең яшьлек ачлык заманына туры килде. Ипи күрергә тилмереп үстек, ашарга алабута төеп пешерә идек. Ә Покрау көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе булды. Чөнки ул көнне тамак туя, авылның һәр йортында кишер, чөгендер, кәбестә пироглары пешә. Ул мичтән яңа чыккан пирогларның тәмен бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел», – дип, яшь буынны ризык кадерен белергә чакырды Венера түти Вуклова.
 Покрау кичләрендә кызлар, җырлый-җырлый, бер лампа уты астында чигү чиккәннәр. «Хәзер бик рәхәт, мул тормышта яшибез, заманалар әйбәт, яхшы укыгыз, чын кеше булып үсегез, балалар», – диделәр өлкәннәребез. Ә Александра түти Терентьева балаларны мич янына тезеп куелган элеккеге эш кораллары, төрле предметлар белән таныштырды. Кисәү агачы, җәмки, табагач, күмер, чуен, самовар, морҗа һәм башкалар турында сөйләп күрсәтте. «8 октябрь кәбестә көне дип атала иде. Шушы көнне тозлаган кәбестә иң тәмле, иң файдалы һәм озак саклана торган булган. 14 октябрьдә, Покрау көнендә, беренче тапкыр тозлы кәбестә ашый идек», – дип искә алды ул.
Татьяна Мифодеева, Александра Ванифатова, Венера Вуклова балаларга борынгы бию буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Бәйрәм киче покрау пироглары белән сыйланып һәм хуш исле чәйләр эчеп, халкыбызның моңлы җырлары белән үрелеп барды. Ә балалар әбиләргә үзләренең Покрау такмакларын бүләк иттеләр. 

Марина Казанцева,
Мәләкәс мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

/ Фото Марина Казанцевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев