«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»: акциягә старт бирелде
Ел саен Татарстан Президенты, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы һәм «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге инициативасы белән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уздырыла. Бу акция Татарстанда 2007 елдан даими рәвештә оештырыла. Район җирлегендә әлеге акциядә 32 предприятие һәм оешма, шулай ук район башкарма комитеты һәм мәгариф идарәсе катнаша. Тукайлылар бу игелекле эшне республикада беренчеләрдән булып башлады. 2021 елда уздырыла торган хәйрия акциясе кысаларында район мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга баручы 98 балага портфель тапшырылачак.
Үткән җомгада Новотроицкое авылының ял паркында беренче сыйныфка укырга баручы 57 балага мәктәп кирәк-ярагы тутырылган портфельләр тапшырдылар. Тантаналы чара район мәгариф идарәсе, мәдәният һәм халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре көче белән оештырылды.
Ял паркы бәйрәмчә бизәлгән, күңелләрне дәртләндереп матур музыка агыла. Район мәдәният йортлары каршында эшләп килүче ансамбльләргә йөрүче балаларның татар һәм рус телләрендә башкарган моңлы җырларын яше-карты яратып тыңлый, дәртле биюләренә сокланып кул чаба. Беренче сыйныфка укырга керүче балалар өчен оештырылган әлеге тантана шулай итеп чын-чынлап бәйрәм төсен ала.
– Балаларны мәктәпкә әзерләү күңелле мәшәкать инде ул. Беренче сыйныфка укырга барасы кызыбызга портфель бирәчәкләрен белеп тордык. Уртанчы улыбызга да беренчегә кергәндә портфель бүләк иткәннәр иде. Сыйфаты яхшы булды ул портфельнең. Улыбыз шуның белән өч ел мәктәпкә йөрде. Менә кызыбыз Софиягә бирелгән портфель дә карап торышка яхшы күренә. Ирем Павел белән икебез дә поселокта төзелештә эшлибез, җирлегебездә барган яхшы үзгәрешләрне күреп күңел сөенә. Укучы балалары булган гаиләләргә мондый ярдәм бик кирәк. Бу акция дәвамлы булсын иде, – ди Комсомолец поселогында яшәүче өч бала анасы Екатерина Миронова.
Район башлыгы Фаил Камаев беренче сыйныфка укырга баручы һәр балага матур теләкләрен әйтеп, уку әсбаплары тутырылган портфельләрне кулларына бирде. Аннары әлеге тантанага килүчеләрнең яшенә-картына мөрәҗәгать итеп болай диде:
– Балалар кирәк булган әйберләргә мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел. Мул-иркен тормышта яшәү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Бүген район игеннеәрне урып-җыю буенча республикада беренче урында бара. Бу уңышларда сезнең әти-әниләрегезнең өлеше зур. Сез алар үрнәгендә тырышып укырга, үзегезне бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш. Тәнне яшәтер өчен ризык кирәк булса, рухыбызны баету өчен гыйлем кирәк. Сәламәт булып, һәммәгезгә дә 1 сентябрьдә гыйлем йортына аяк басарга язсын. Сез – районның киләчәге. Шунысын да әйтәсем килә, гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырыла торган акциягә старт бирелде, бу эш дәвам итәчәк. Игелекле эшләр башкару өчен һичшиксез хәйриячеләр ярдәме кирәк.
Ял паркына килгән ата-аналар район хакимиятенә, игелекле акцияне башкаруга өлеше кергән кешеләргә рәхмәт белдерделәр.
/ Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев