“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе
"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе Әткәм - әнкәмнең теле Татар теле -ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу - туган телебез белән горурла- нырлык мөһим фактор. Иң кадерле, берни белән дә алыштырмый торган "әни", "әти", "әби", "бабай" сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын,...
"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе
Әткәм - әнкәмнең теле
Татар теле -ЮНЕСКО тарафыннан
бөтендөнья халыкара аралашу теле
дип саналган 14 телнең берсе.
Бу - туган телебез белән горурла-
нырлык мөһим фактор.
Иң кадерле, берни белән дә алыштырмый торган "әни", "әти", "әби", "бабай" сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тоябыз.
Татарстанда инде берничә ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үткәрелеп килә. Аның максаты - халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү, кибетләрдә, урамда, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү.
Без дә, Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, бу акциядә катнашырга уйладык. Беренче итеп, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында үткәреләчәк чаралар планы төзедек. "Татар телендә 150 сүз" дип исемләнгән буклет - сүзлекләр, акциянең билгесе (логотибы) булган ябыштыргычлар әзерләдек.
Акция кысаларында мәктәбебездә үткәрелә торган "Туган тел" атналыгында старт алган төрле чаралар үткәреп, укучыларның барысын да бу эшкә җәлеп иттек.
Мәктәп укучылары төрле җәмәгать урыннарында:сәүдә үзәкләрендә, ашханәләрдә, китапханәләрдә, шифаханәдә, банкларда һәм башка урыннарда үзләре үрнәк күрсәтеп, татарча сөйләшергә чакырып, төрле һөнәр ияләре белән очрашып, акцияне җәелдереп җибәрделәр. Телебез турында төрле әңгәмәләр, кызыклы һәм дә файдалы чаралар үткәрделәр. Истәлеккә татар теле сүзлеге язылган буклетлар, эмблемалар бүләк иттеләр.
Мәктәп китапханәсендә татар телендә иң күп китап укучы, сыйныфларда "Туган телем -Тукай теле" исеме астында төрле бәйгеләр игълан ителде. Акция чараларында төрле милләт балалары бик теләп катнаштылар.
Мәктәбебез тарафыннан Флеш-моб оештырылды. Бу чараны үткәреп, туган телебезнең тагын да кирәклеген, газизлеген аңладык.
Акциягә "Аленушка" балалар бакчасы коллективы да бик теләп кушылды. Укучыларыбыз нәниләр янына барып, алар белән "Туган телем- иркә гөлем" дигән ачык чаралар үткәрделәр. Укучыларыбыз да, нәниләребез дә бу ачык чарада бик теләп катнаштылар, бу бәйрәм балаларның күңеленә хуш килде.
Акция әле дәвам итә... Эле безнең эшлисе эшләребез бик күп...
Без шушы акциядә катнашуыбызга бик шатбыз. Кыска гына вакыт эчендә күпме эшләр башкарылды, күпме кешеләр белән кызыклы очрашулар, төрле чаралар оештырылды. Телебезнең бай булуы, халкыбызның үз телендә бик теләп сөйләшүе, башка милләт кешеләренең дә татар теле белән кызыксынуы ачыкланды. Без бу акциядә катнашып үзебез өчен дә бик күп мәгълүмат алдык.
Акция еллар дәвамында дәвам итсен, киң колач җәйсен иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев