Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милли проектлар гамәлдә

2018 елда Россия Президенты «Россия Федерациясе үсешенең 2024 елга кадәр милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указына кул куелды. Милли проектлар – соңгы 30 елның иң күләмле дәүләт программасы. Ул дәүләт сәясәтенең халык яшәеше өчен аерата мөһим булган тармакларын – икътисадны, социаль яклау, фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән, ягъни яшәешнең барлык тармакларын үз эченә алган. Тукай районында 2021 елда түбәндәге милли проектлар тормышка ашырыла.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» милли программасы кысаларында Теләнче-Тамак – Останково – Торнаташ юлына капиталь ремонт ясала. 
ФОТО: Теләнче-Тамак – Останково – Торнаташ юлын капиталь ремонтлау. / Рөстәм Зәкиев фотосы.


«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында «Татарстан» совхозы поселогында «Халыклар дуслыгы» ял паркы төзелә. Бүгенгә көнгә ком түшәү эшләре 80 процентка, юл кырыйларын ясау эшләре 15 процентка башкарылды.
ФОТО:  «Татарстан» совхозы поселогында «Халыклар дуслыгы» ял паркы төзелеше. / Рөстәм Зәкиев фотосы.

«Торак һәм шәһәр мохите» программасының икенче проекты – Түбән Суыксу авылындагы Үзәк урамдагы сквер төзелеше. Территория өслеге 90 процентка ком белән түшәлде, юл кырыйларын төзү 6 процентка башкарылды. 
ФОТО: Түбән Суыксу авылында Үзәк урамдагы сквер төзелеше. / Рөстәм Зәкиев фотосы.

«Мәгариф» милли проектын һәм «Заманча мәктәп» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Суыксу, Круглое Поле һәм Новотроицкое мәктәпләрендә ремонт үткәрелә. 
ФОТО: Түбән Суыксу мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. / Фото Түбән Суыксу мәктәбеннән алынды.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев