Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милли форумда катнаштык

Иске Абдул авылындагы «Гиндукуш» хәрби-патриотик музее директоры Резедә Якупова VI Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашты. «Чара «Себер, Идел-Урал һәм Евразиянең башка төбәкләрендә урнашкан татар шәһәр бистәләре һәм авыллары халкы бердәмлегенең төп нигезе, милли мәдәниятне һәм заманча икътисадны саклап калу һәм үстерү.

Үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары» темасы астында узды. Форум Омск өлкәсендә 5 сентябрьдә башланып китте. Омск шәһәре буйлап һәм музейларга экскурсия оештырылды. Төшке аштан соң секцияләрдә утырышлар булды. Мин 3нче секциядә «Хәлфиннәр – милләт горурлыгы» темасына чыгыш ясадым. Секциянең темасы «Якташларның – татар халкының танылган шәхесләренең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү, нәсел шәҗәрәләрен төзү мәсьәләләре һәм бурычлары» дип атала иде.
Секцияләр эше тәмамланганнан соң, Омск шәһәре Дуслык йорты – «Сибирь» милли иҗат коллективлары катнашында «Туган як – Родной край» дип исемләнгән концерт тәкъдим иттеләр.
Икенче көнне пленар утырыш үтте. Аннары Каракүл авылында паркта булдык, агачлар утырттык, Тара авылына бардык. Форум 10 сентябрь көнне Свердловск өлкәсе Аракай авылында төгәлләнде», – дип язды безгә Резедә Якупова. 
/ Фото Резедә Якуповадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев