Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милек салымы: тукайлыларның түләүләрне башкарырга бер ай вакыты кала

Фатиры, йорты, җир участогы, гаражы, машина кую урыны, автомобиле яки башка төр транспорты, төзелеп бетмәгән объекты булган тукайлыларга тагын салым түләү чоры җитте. Пенялар өстәлмәсен, бурычлы исеме тагылмасын, эшең суд приставларына китмәсен өчен түләүне 1 декабрьгә кадәр башкару кирәк. Федераль салым хезмәтенең тукайлыларга хезмәт күрсәтүче 9нчы районара инспекциясе салым түләүчеләрнең...

Бүгенге көндә барлык салым уведомлениеләре бастырылып, почта аша хуҗаларына җибәрелгән. Гражданнарга берничә очракта гына квитанцияләр килмәячәк: түләүдән тулысынча азат итә торган ташламаларга ия булганда, салымның исәпләнгән күләме 100 сумнан артмаганда, салым түләүченең Интернетта шәхси кабинеты булганда. Электрон шәхси кабинетны һәрдаим тикшереп тору кирәк. Уведомление почта аша юлланганда башта заказлы хат килә, аннары квитанцияне почта бүлекчәсеннән барып аласы була. Уведомлениеләр ниндидер сәбәпләр аркасында адрес буенча килеп җитмәгән яки югалган икән, гражданин салым органына үзе мөрәҗәгать итәргә тиеш. Чиратта тормас өчен, кабул итүгә федераль салым хезмәтенең рәсми сайты (www.nalog.ru) яки дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша язылырга мөмкин.

Теркәлгән адрес белән факттагы яшәү урыны туры килмәгәндә, уведомлениеләрне икенчесенә җибәрүне сорап салым органында гариза да калдырырга була.

Шәхси кабинетның пароле югалган очракта да аны кайтару өчен салым органына барырга кирәк. Монда кайда теркәлгән булуың мөһим түгел, шәхесеңне раслаучы документың бар икән, аны теләсә кайсы инспекциядә бирәләр.

Салым түләүченең Россия территориясендә берничә милек объекты бар икән, аларга бердәм салым уведомлениесе җибәрелгән.

Түләүләрне теләсә кайсы банк, почта бүлекчәләре аша башкарырга мөмкин. Шәхси кабинеттан файдаланучылар шунда ук онлайн-режимда салымны түли дә алалар. Ул салым хезмәте белән килешү төзегән банк-партнерлар аша эшләнә. Салымны шулай ук, түләү документының индексын язып, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша һәм «Татарстан электрон хөкүмәте» инфоматларыннан түләргә мөмкин. Салымны кайсы юл белән түләсәң дә, комиссия алынмый.

Салым күләме ел саен арта барамы? «Күчемсез милеккә килгәндә, мондый объектларга бәяне кадастр органы куя. Анда үсеш була икән, исәпләнгән салым күләме дә үсә. Транспорт чараларына исә салым узган елдагыча калды», - дип аңлатма бирәләр Федераль салым хезмәтенең 9нчы районара инспекциясендә.

Салымны түләмәүчеләргә һәм түләүне вакытында башкармаучыларга соңга калган көннәр өчен пеня исәпләнә. Түләү срогы тәмамланганнан соң салым органы документларны суд приставларына җибәрергә хокуклы, сезнең милеккә һәм акчагызга арест салынырга мөмкин.

Салым түләүче тукайлылар үз сораулары белән 9нчы районара инспекциянең үзенә дә мөрәҗәгать итә алалар. Оешма Яр Чаллының ЗЯБ бистәсе, Тимерьюлчылар тыкрыгы, 17 йорт адресы буенча урнашкан. Белгечләр халыкны дүшәмбе, пәнҗешәмбе - 8.00-19.00 сәгатьләрдә, җомга - 8.00-17.00 сәгатьләрдә, шимбәдә 8.00-13.00 сәгатьләрдә кабул итә. 10 һәм 11 ноябрь көннәрендә исә салым органнары, һәр елдагыча, ачык ишекләр көне үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев