Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәмәү очраклары төзәтелгән

Ел башыннан күзәтчелек органнары 26 мәгариф объектын, шул исәптән 13 мәктәпне тикшерде. Чара барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәүнең 40 очрагы теркәлде, аларның 25е мәктәпләрдә ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә вазифадагы 8 зат административ штрафка тартылды. Тикшерү вакытында эвакуация юлларына, автомат янгын сигнализациясенә, янгын турында хәбәр итү системасына, беренчел сүндерү чараларына, бина...

Ел башыннан күзәтчелек органнары 26 мәгариф объектын, шул исәптән 13 мәктәпне тикшерде. Чара барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәүнең 40 очрагы теркәлде, аларның 25е мәктәпләрдә ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә вазифадагы 8 зат административ штрафка тартылды.
Тикшерү вакытында эвакуация юлларына, автомат янгын сигнализациясенә, янгын турында хәбәр итү системасына, беренчел сүндерү чараларына, бина эчендә һәм тышкы якта су белән тәэмин ителешкә игътибар ителде.
Мәсәлән, мәктәпләрнең киләсе уку елына әзерлеген тикшерү вакытында комиссия янгын куркынычсызлыгын үтәмәүнең 12 очрагын тапты. Бер атнадан соң кабаттан тикшерү вакытында бу җитешсезлекләрнең төзәтелүе билгеле булды.
Хәзерге көндә мәгариф учреждениеләрендә 01 диспетчерлык хезмәтенә янгын турында автомат рәвештә хәбәр итүче «Стрелец мониторинг» программа-аппарат комплексын көйләү бара. Бүген әлеге система Бәтке, Комсомол, Круглое Поле мәктәпләренә һәм Теләнче Тамак интернат-мәктәбенә куелган, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район буенча бүлеге башлыгы Александр Сухорук.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев