Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдәният хезмәткәрләре киңәште

Тукай муниципаль районы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре узган елга нәтиҗә ясау һәм 2022 елның беренче яртасына планнар кабул итү өчен киңәшмәгә җыелдылар. Новотроицкое мәдәният йортында үткән бу эшлекле сөйләшү биредә башкарылган чаралар белән танышудан башланды. Мәдәният йортында һәр бәйрәмдә, истәлекле көндә матур мәдәни чаралар  булып тора. Китапханә эшли, авыл халкы биредәге үзешчән түгәрәкләргә йөри. Новотроицкое авыл халкының башкаларга үрнәк булырлык, мактанырлык эшләре бихисап.

Киңәшмәдә ел дәвамында районда үткәрелгән мәдәни чаралар хакында фикер алышулар булды. Программаларның сыйфатын арттыру, яңалыклар кертү турында да әйтелде. 
2022 елның беренче яртысында районның мәдәни тормышын тагын  да җанландыру, үстерү буенча бурычлар һәм максатлар билгеләнде. Быел  районда Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап зур күләмле чаралар үткәрү күздә тотыла. Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировның да туган көнен тукайлылар зурлап билгеләп үтәргә җыена. «Көмеш чишмә – Серебряный родник» проектын тормышка ашыру да алда торган олы бурычларның берсе. Ә инде Бөек Җиңү бәйрәме район масштабында ел саен гөрләп үтә, быел да мәдәният хезмәткәрләре бу датага аеруча җентекләп әзерләнәчәкләр. Милли бәйрәмебез «Сабантуй-2022» оешкан төстә, шаулатып-гөрләтеп үткәрү буенча да әзерлек эшләрен алдан башларга кирәклеге киңәшмәдә ассызыкланды. Җыелышны Тукай районы башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Рашат Фәйзрахманов алып барды. 

/ Фото Рашат Фәйзрахмановтан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев