Ул аны 2 апрельдә үткәрергә кирәк дигән фикердә. Россия һәм Беларусиянең берләшү көнен ял дип игълан итәргә кирәк.
Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко шундый фикер җиткергән. Аның сүзләренчә, бу көн “Россия көне” һәм “Халыклар бердәмлеге көне” белән бер рәттә булырга тиеш. “Быел бәйрәм ял көненә туры килде. Әмма миңа калса, безнең халыкларның берләшүе көне календарьдә бәйрәм буларак кына түгел, ял көне буларак та урын алырга тиеш.”, - дигән түрә ханым.
Нет комментариев