Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлык ишегалдыннан башлана

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел Татарстанда 1212 ишегалды биләмәләре тәртипкә салыначак. Бу хакта 5 июль көнне торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча ТРсы Дәүләт Советы комиссиясе утырышында «ТРсы шәһәрләр үсеше институты» Фонды директоры урынбасары Венера Камалова хәбәр итте. 

Программаның ике ел эшләү дәверендә республикада барлыгы 2167 ишегалды төзекләндерелгән. Биш ел эчендә җәмгысы 7 мең тирәсе ишегалдын тәртипкә китерү күздә тотыла. Әлеге максатка программа бюджетына 50 млрд. сум акча салынган, дип сөйләде Венера Камалова.  
 Быел Тукай районында да «Безнең ишегалды» программасы буенча эш дәвам итә. Бу җәйдә район буенча Калмаш авылында Галиева урамы, Яңа поселогында Молодежная, Центральная, Гайнуллин, Дружба, Зыятдинов урамнары, Новотроицкое авылының Ленина, Суровка авылының Беренче май, Октябрьская, Кече Шилнә авылының Московская урамы, Татарстан совхозы поселогының Попова урамнарындагы ишегалларын төзекләндерү күздә тотылган.  
 Республика программасының районда уңышлы эшләве үткән ел Бәтке авылы җирлегендә аерым-ачык күренә. Биредә күп кенә ишегаллары чүптән арындырылды, балалар мәйданчыклары яңартылды, күпфатирлы йорт яны территориясе күзгә күренеп матурланды, җыйнакланды. Бәтке авылында яшәүче халык «Безнең ишегалды» программасы кысаларында уздырылган эштән кәнагать калып, авылга эш үтәлешен карап киткән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка да, район җитәкчесе Фаил Камаев катнашкан чараларда да рәхмәт сүзләрен кызганмады.   
 Шул уңай мисалны күздә тотып, быел да программа кысаларында районның алда санап үтелгән торак пунктларында күзгә күренерлек үзгәрешләр көтелә. Калмаш авылын гына алыйк. Хәзерге вакытта Галиева урамында урнашкан йорт ишегалларында шактый гына эшләр башкарылган. 
–  Йорт каршында торган күпсанлы шыксыз, буш торган корылмалар сүтеп алынды, булган чүп җыелып, ул урыннар тәртипкә китерелде. Аннары, ул җирләр бушагач, анда күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең шәхси гаражлары күчерелде. Элек гаражлар ишегаллары буенча сибелеп урнашкан булса, хәзер исә алар бер рәткә, тәртип буенча тезелгән. Бүгенге көндә исә Галиева урамындагы ишегалдында иске, тузган юлны демонтажлау, яңа юл, тротуар салу өчен урын әзерләү эшләре бара, – дип сөйләде безгә Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина. 
 Без килгән көнне чыннан да биредә «Автострой» ҖЧҖе эшчеләре махсус техника белән җирне тигезләү, юл буласы урынны күтәртү белән мәшгуль иде. 
– Әлеге участокта без инде бер атна эшлибез, урынын әзерләп бетергәч юлын салуга, тротуарларны ясауга керешәчәкбез, – диде оешма мастеры Эрнест Фрикк. 
 Биредә яшәүче халык та программа кысаларында башкарылучы төзекләндерү эшләренә уңай карый. Галиева урамы буенча урнашкан йортларның берсендә яшәүче Фәргать Әскәров та бу хакта менә нәрсә ди: 
–  Калмаш авылында мин утыз-кырык ел яшим инде. Белгәннән бирле йорт каршыбызда иске агач корылмалар тора иде. Быел шуларны сүтеп, алып киткәч, ишегалдыбыз чыннан да иркенәеп, яктырып калды. Аннары гаражларны да күчереп куйдылар. Монысы да бик яхшы. Үзем дә машинада йөргән кеше буларак бу эштән кәнагать калдым, – дип фикере белән уртаклашты ул. 
 Бер уңайдан «Безнең ишегалды» программасы буенча эш башкарыласы Суровка авылына да кереп чыктык. Без килгән көнне, Октябрьская урамы буенча урнашкан 15нче А, 15нче йорт ишегалдында «Надежда» идарә итү компаниясе хезмәткәрләре директорлары Миләүшә Муллашова белән территорияне агач-ботаклардан, агач төпләреннән чистарту белән мәшгуль иделәр. 
– Унбишенче июннән ишегалды территориясен чистартуга керешкән идек. Башта агачларны кистек, хәзер шул агачларның төпләрен төпләү буенча эш бара, техника эшли. Шушы вакыт эчендә биш «КамАЗ» машинасы белән генә җыелган чүп, сүтелгән балалар мәйданчыгын чыгардык. Территорияне тәртипкә салгач, биредә юлларны, тротуарларны яңартачаклар, яңа балалар мәйданчыгы урнаштырылачак, машина тору урыннары булдырылыр дип көтелә, – диде Миләүшә Наил кызы. 
  «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерү эшләре август урталарына тәмамланыр дип көтелә. Быел планга салынган ишегаллары да яңарып, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең көнкүрешен матурлыкка күмәр. 

 

Реклама

Алсу Тимерханова
/Рөстәм Зәкиев ф
отолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X