Кояшлы Ык буенда очрашу
Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмалары җитәкчеләре , актив өлкәннәребез, оешма рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы җитәкчелегендә , җырларда җырланган, гүзәл Мөслим районына кунакка бардык. Безне искиткеч зурлап, якты йөзләре белән Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, районның ветераннар оешмасы җитәкчесе Илгиз Хафиз улы , Әлфия Әхияр кызы каршы алды.Мәдәният йорты каршында , республикага танылган «Сүнмәс дәрт» клубы ветераннарының искиткеч җырлары, ялкынлы шигырләре, җылы тәмле сүзләре белән канатланып, ямьле ”Кояшлы Ык” паркы,”Аргамак” ат спорты мәктәбе, Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы белән таныштык.Мөслим Үзәк китапханәсендә кунакта булдык. Гаҗәеп матур, һәм үзенчәлекле, кызыклы итеп эшләнгән корылмаларны карадык. ”Туган якны өйрәнү “ музее фондында барлыгы җиде меңгә якын экспонат саклана икән.