Мөләем, матур ханым
Калмия авылы – табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан. Халкы – эшсөяр. Авылга җәйләрен шәһәр халкы да кайтып тула. Бу чор – аеруча күңелле була. Хәер, авыл ул язын да, көзен дә, зәмһәрир салкын кыш айларында да ямьле. Һәр ел фасылының үзгә гүзәллеге бар. Шул садәлекне күрә белүче Нәҗибә Гыйлаҗ кызы Сәхипгәрәева күңелендә тулып ашкан хисләрен шигъри юллар аша райондашларыбызга җиткерә.
Нәҗибә ханым зыялы инсанга хас булганча: редакция бүлмәсенә сак кына итеп ишекне шакып, йомшак кына атлап керүе һәм «Әссәләмү галәйкүм!» дип исәнлек-саулык, иминлек теләп сәлам бирүе белән үк күңелгә хуш килде. Шуңа өстәп, тыйнак һәм, шул ук вакытта, зәвыкълы итеп киенгән булуы белән дә игътибарны җәлеп итте. Милләттәшем, мөслимә кардәшем – башка хатын-кызларны үз-үзен тотышы, киеме белән дә тәрбияләвен бик яхшы белә булыр. Тел әдәбе, кием әдәбе, аралашу әдәбе – боларны Нәҗибә ханым бай тормыш тәҗрибәсе һәм дини гыйлем аша алган.
Малтабарда туып-үскән Нәҗибә Калмия авылы егете Мансурга кияүгә чыккан. – Быел Калмиягә килен булып төшүемә 60 ел булды. Гомерләр үтә икән ул. Сизелмәде дә. Ә бит, уйлап карасаң, тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килде. Авырлыклар алдында сыгылып төшмәс өчен, иң элек Аллаһ Тәгаләнең язып куйган тәкъдиренә риза булып яшәргә кирәк. «Сабырлык – сары алтын» дигән ата-бабаларыбыз. 1996 елны ирем вафат булды. Мансур – тракторист булып эшләде. Иген икте. Басу-кырларда кинәнеп эшләде. Тормыш гел шулай барыр да барыр сыман иде. Тик... язмыш тагын сынаулары белән сынады. Тугыз елдан соң, газизләрдән газиз балам – улым Илсур бакыйлыкка күчте. Аллаһка шөкер, балалары әйбәт булып үстеләр, ике улы да өйләнеп үз гаиләләре белән яшиләр.
Балаларым авылны яратты. Кызым Илсөяр – күршедә генә яши, пенсиядә. Кече улым Айрат – КамАЗ йөк автомобилен йөртә. Киленем Айзирә – балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Өч кызлары да тәүфыйкълы, гыйлем алу юлында иҗтиһад итәләр (тырышалар). Бергә яшибез. Улым белән киеленем – бик игелекле. Үзләре дә, минем кебек, балаларының бары тик игелекләрен генә күреп яшәсеннәр. Бай кеше мин – җиде онык, җиде оныкчыгым бар. Шуларның сөенечләрен генә күреп яшәргә язсын, – ди бәхетле дәү әни.
Эш белән үткән гомерен бик сагынып, яратып искә ала ул. Мәктәпне тәмамлап Калмиягә килен булып төшүгә фермада сыер сава башлый. Аннары аш-су остасы булып китә – пешекче һөнәрен бик яратып башкара. Нәҗибә Гыйлаҗ кызы Сәхипгәрәева алтмыш биш яшенә кадәр Калмия авыл җирлегендә тырыш хезмәт куя.
– «Якты юл»ны чыга башлаган көненнән алдырам. Хәрефен хәрефкә укып барам. Алай гынамы, кайбер язмаларны кабат-кабат укыйм. Күңелгә ятканнарын кисеп алып куям. Гаиләбез белән укырга яратабыз. Байтак гәзит-журнал яздырып алабаз. Менә, олыгаеп килгәндә кәгазь кыштырдатам – күңелдә туган матур хисләремне ак кәгазьгә күчерәм. 2020 нче елда шигырьләремне туплап «Яшәү яме» исемле китапчык та чыгардым, – ди шигъри күңелле ханым.
– Авыл табигате кешегә һәр яктан да уңай тәэсир итә бит ул. Җәйләрен килегез. Безнең авыл – бик матур, җир җиләкләре пешкән чакта аеруча ямьләнә,– дип халкыбызга хас булган кунакчыллыгын күрсәтә Нәҗибә апа.
«Мөләем, матур кеше» дигән гыйбарә бар халкыбызда. Тышкы матурлык хакында әйтелүдән бигрәк, кешенең эчке матурлыгы, күңел халәте турында әйтелә ул, нәкъ менә Нәҗибә ханым кебек инсаннарның матур сыйфатларын чагылдыру өчен.
ФОТО /Нәҗибә ханым: «Якты юл»ның хәрефен хәрефкә укып барам, – ди. / Автор фотосы.
Нәҗибә Сәхипгәрәева
Калмия авылы
Авылымның бер улы
(Рамазанның якты истәлегенә)
Әүвәлгедән авылым егетләрнең
Асылына мохтаҗ булмаган.
Кыю егетләрнең матуры да,
Батыры да бетеп тормаган.
Тату гаиләдә эшчән ир бала
Тыйнак булып үсеп җитте дә,
Бөтен тырышлыгын эшкә җигеп,
Башлады ул тормыш итәргә.
Матур итеп тормыш башладылар,
Үсеп җитте кыз һәм уллары.
Бар кешегә ярдәмләшеп, якын итеп
Яхшы киңәшләрен бирде ул.
Ямьле җәйнең тәүге иртәсендә
Ишеткән авыр хәбәрдән кот очты –
Рамай үлгән... Ышанасы килми,
Нишләдең син Рамай – Рамазан?
Авылым уртасында нурлы мәчет
Көн дә ишетелә моңлы азан.
Хатының – тол, балаларың – ятим,
Нигә ташлап киттең, Рамазан?
Баласын югалтканмы әллә,
Үрсәләнеп кычкыра кыр казы.
Ата-анага авыр, бик тә авыр
Газизләрдән газиз бала кайгысы.
Әти-әниеңә бирсен түземлек.
Күңел елый, өзгәләнә үзәк,
Бөтен авыл, тирә-як халкы
Озатты сине соңгы юлга елап.
Матур бакча кебек тормышыңны
Буйсындырды язмыш үзенә.
Дөньялыкта кылган изгелегең
Дога булып барсын үзеңә. (Июнь, 2022 ел.)
Сагышлы көз
Борынгыдан килгән тәмле сулы
«Теш кара»сы – безнең чишмә башы
Олыгайган саен үзәкләрне өзеп,
Сагындыра икән нигез ташы.
Авылыма барыр юлларымда
Өрәңгеләр кала тезелеп.
Хатирәләр искә төшкән саен
Үзәкләрем куя өзелеп.
Гомеркәйләр үтә сиздермичә
Шаулап үтеп китте яшьлек тә.
Хезмәт белән көнне-төнгә ялгап
Яшьнәп яшәгәнбез яшьлектә.
Ярсу яздан соң килә матур җәй –
Һай, көтәбез аны: җимеш пешә,
Басу-кырда иген өлгерә, дип.
Табыннарда җәйге нигъмәтләр! Күп!
Җир җиләкле җәйләр бик тиз үтә,
Килеп җиткән икән алтын көз дә,
Уңышлары белән сөендереп.
Келәтләрне ашлыкларга күмеп.
Ни арада үтеп киткән ямьле җәем?
Яшь чакларым, матур вакытлар.
Гомер көзенә кергәнемне һич тә
Абайламаганмын, сизмәгәнмен.
Яхшы, мул уңышларым белән
Килеп кердем көзнең алтынына.
Гомерләрнең һәр фасылы матур,
Бирешмәсәм иде кышлар салкынына.
Карлы кыш
Ява карлар, ява бурап-бурап.
Аклык-сафлык иңә җиребезгә.
Алып китсен пычрак, нәҗесләрне
Тынычлыклар булсын илебездә.
Ак карларга чума авылым кышын...
Аклык дөньясына күз сал әле,
Нинди матур, сихри тамаша –
Кояш нуры белән кушылганда
Төсләреннән күзләр камаша.
Ак карларга чума авылым кышын...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев