8 июль 2022 яңалыклары
-
«Ялкын» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды
«КАЗАНЫШ»ның яңа чыгарылышы бадминтон уенчысы турында.
-
Корбан бәйрәме якынлаша
Татарстан Республикасы Президентының «2022 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 9 апрель, 256 нчы номерлы Указы нигезендә, 9 июль – Корбан бәйрәмен үткәрү көне – эшләми торган бәйрәм көн булачак. Шулай итеп, 2022 елда 8 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
-
Автоледи конкурсында катнаш!
16 нчы июль көнне Яр Чаллы шәhәренең Яшьлек проспектында “ЭССЕН” оешмасы биләмәсендә хатын-кызлар арасында «Автоледи» ярышы узачак. Ярышта теләге булган барлык гүзәл затлар катнаша ала.
-
Гаиләләрдә булсын тынычылык...
Бүген, 8 нче июльдә, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәләр. Тукай районында да бәйрәм чаралары уздыру планлаштырыла.
-
Мөләем, матур ханым
Калмия авылы – табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан. Халкы – эшсөяр. Авылга җәйләрен шәһәр халкы да кайтып тула. Бу чор – аеруча күңелле була. Хәер, авыл ул язын да, көзен дә, зәмһәрир салкын кыш айларында да ямьле. Һәр ел фасылының үзгә гүзәллеге бар. Шул садәлекне күрә белүче Нәҗибә Гыйлаҗ кызы Сәхипгәрәева күңелендә тулып ашкан хисләрен шигъри юллар аша райондашларыбызга җиткерә.
-
Юл йөрү кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин
Якын киләчәктә юллардан яңа кагыйдәләр буенча йөри башламагаек. Россия Иҗтимагый палатасы вәкилләре хәзерге юл йөрү кагыйдәләре җыентыгын яңадан нәшер итәргә тәкъдим итә. Проект авторлары фикеренчә, 30 ел элек кабул ителгән кагыйдәләрне яңартырга вакыт. «Юл йөрү кагыйдәләренең хәзерге редакциясе СССР заманында ук әзерләнгән. Андагы кагыйдәләрнең күбесе искерде инде. Шушы вакыт эчендә аңа 50дән артык төзәтмә кертелде.
-
Мөхтәрәм җәмәгать әл мөслимин!
Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!
-
Кояшлы Ык буенда очрашу
Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмалары җитәкчеләре , актив өлкәннәребез, оешма рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы җитәкчелегендә , җырларда җырланган, гүзәл Мөслим районына кунакка бардык. Безне искиткеч зурлап, якты йөзләре белән Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, районның ветераннар оешмасы җитәкчесе Илгиз Хафиз улы , Әлфия Әхияр кызы каршы алды.Мәдәният йорты каршында , республикага танылган «Сүнмәс дәрт» клубы ветераннарының искиткеч җырлары, ялкынлы шигырләре, җылы тәмле сүзләре белән канатланып, ямьле ”Кояшлы Ык” паркы,”Аргамак” ат спорты мәктәбе, Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы белән таныштык.Мөслим Үзәк китапханәсендә кунакта булдык. Гаҗәеп матур, һәм үзенчәлекле, кызыклы итеп эшләнгән корылмаларны карадык. ”Туган якны өйрәнү “ музее фондында барлыгы җиде меңгә якын экспонат саклана икән.
-
Матурлык ишегалдыннан башлана
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел Татарстанда 1212 ишегалды биләмәләре тәртипкә салыначак. Бу хакта 5 июль көнне торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча ТРсы Дәүләт Советы комиссиясе утырышында «ТРсы шәһәрләр үсеше институты» Фонды директоры урынбасары Венера Камалова хәбәр итте.