Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кояшлы Ык буенда очрашу

 Тукай районы ветераннар  һәм инвалидлар оешмалары җитәкчеләре , актив өлкәннәребез, оешма рәисе  Фәйрүзә Фаяз кызы җитәкчелегендә , җырларда җырланган, гүзәл  Мөслим районына кунакка бардык. Безне искиткеч зурлап, якты йөзләре белән Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча  урынбасары  Марина  Бәдретдинова, районның ветераннар оешмасы җитәкчесе Илгиз Хафиз улы , Әлфия Әхияр кызы каршы алды.Мәдәният йорты каршында , республикага танылган  «Сүнмәс дәрт» клубы ветераннарының  искиткеч җырлары, ялкынлы шигырләре, җылы тәмле сүзләре белән канатланып, ямьле ”Кояшлы Ык” паркы,”Аргамак” ат спорты мәктәбе, Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы белән таныштык.Мөслим Үзәк китапханәсендә кунакта булдык. Гаҗәеп матур, һәм үзенчәлекле, кызыклы  итеп эшләнгән корылмаларны карадык. ”Туган якны өйрәнү “ музее фондында барлыгы җиде меңгә якын экспонат саклана икән.

Мөслимнең соңгы еллардагы үсеш- үзгәреше хакында музеның ике яңа залы сөйли,ә мирасханәнең мәдәният йортында урнашкан филиалына әдәби- музыкаль салон дигән билгеләмә бик туры килә.Залда урнаштырылган стендларда  Мөслим төбәгеннән чыккан шәхесләр турында гаҗәеп бай мәгълумәт тупланган. Мөслим җире чынлап та  талантларга бай. Сугыш вакытында җырлары белән солдатларны елаткан җырчы сандугач Зифа Басыйрова, прозаик, драматург Фоат Садриев   белән Мөҗәһит Әхмәтҗанов, танылган шагыйрьләр Зөлфәт Маликов, Харрас Әюпов, Абдулла Сәләхетдинов, язучы Саимә Ибраһимова, Рәдиф Гатауллин, тәнкыйтьче, профессор Флүн Мусин, прозаиклар Фәрит Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе урынбасары, Тукай бүләге иясе,шагыйрь, язучы Факил Сафин,  Фаяз Дунайларның туган ягы ич ул Мөслим!  Юрий Гагаринны һәм башка космонавтларны да бөек юлга мөслимле Никон Егоров әзерләгән. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинованың үзенең туган җире турында яратып сөйләве, район турында һәр санны, һәр фактны яттан белүе безне шаккаттырды. Якташлары шагыйрә Ш.Җиһангированың “Без бу җирдә бары Мөслимнеке! Шул мөслимлек белән көчле без. Кеше хакын хаклый белгән өчен, Дөреслекнең үзе төсле без!” ,-дип горурланып язган   шигырь юлларын өр- яңадан  укып чыктым.  Әйе, мактанырлык, горурланырлык урыннары бар Мөслимлеләрнең.Бик шатланып, аларның эшләренә сокланып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык бу очрашудан.
Очрашуны оештыруда хәер фатихасын биргән, ярдәм иткән район башлыгы Фаил Мисбах улына, безне берләштереп ,җыеп- җыйнап алып барган Фәйрүзә Фаяз кызына , Мөслим районы җитәкчелегенә олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Флүзә Сәлимова .Боерган башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев