Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Малайзия телевидениесе журналистлары Боерганда фильм төшерде

Күптән түгел Малайзиянең мөселманнарның ничек яшәве турында фильм әзерләүче телевидение журналистлары төркеме районның Боерган авылында булып, халыкның яшәү шартлары белән танышып китте. Журналистлар шулай ук авылның мәчетенә дә керделәр. Аннары эшмәкәр Айрат Арслановның «Ихластан» дип аталган җитештерү предприятиесендә булдылар.

Моңа кадәр әлеге төркем Мәскәү, Ташкент кебек шәһәрләрдә, башка төбәкләрдә татарлар яшәгән урыннарда булган. Фильм төшерүчеләрне безнең төбәктә хәләл ризыклар җитештерү дә кызыксындырган. Алар башта бу тармакта актив эшләүче эре предприятиеләрнең берсенә - «Чаллы-Бройлер» җәмгыятенә чыкканнар. Аннары хәләл продукция җитештерүче кече эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән танышу өчен, Боерганга Айрат Арсланов предприятиесенә барганнар. Аларны бигрәк тә автоматлаштырылган җиһазларда түгел, ә кул белән әзерләнүче хәләл ризык эшләнмәләре кызыксындырган. Телевидение журналистларына икмәк продуктлары һәм иттән ярымфабрикатлар җитештерүче бу кече предприятиенең эшчәнлеге бик ошаган. Гомумән, авылдагы кунакчыллыкка, җылы мохиткә Малайзия журналистлары сокланып киткәннәр. Шулай итеп, тиздән боерганлылар һәм алар белән бергә эшмәкәр Айрат Арсланов Малайзия телевидениесенең геройлары булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фильм