Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Любовь Ивашкина: «Бик дулкынлансам да, сынатмаска тырыштым»

Бу атнаның чәршәмбе санында Питрәч районында сыер савучылар арасында республикакүләм бәйге узганлыгы турында хәбәр иткән идек. Киләсе саннарның берсендә бу хакта тулырак, тәмләп сөйләрбез дип вәгъдә дә биргән хәтердә. Ниһаять, әлеге бәйгедә катнашып, район данын яклаган «Чаллы яшелчәсе» җәмгыятенең сыер савучысы Любовь Ивашкина чәршәмбе көнне Питрәч якларыннан кайтты.

Икенче көнне, пәнҗешәмбе иртәсендә, без аның белән телефон аша элемтәгә кердек.

- Шундый олы чарада катнашу минем өчен зур, яңа тәҗрибә булды. Республиканың төрле хуҗалыкларында эшләүче сыер савучылар белән көч сынашу, үзеңнең күнекмәләреңне тикшерү - зур сынау. Аннары район данын яклауны ышанып тапшырулары да хөрмәт билгесе, шундый җаваплылык. Моның һәммәсен дә истә тотып, сынатмаска дип сүз биргән идем. Бар белгәнемне, булган осталыгымны күрсәтергә тырыштым. Бик дулкынландым, әлбәттә, - дип кичерешләре белән уртаклашты Любовь Владимировна.

Дулкынланырлык, борчылырлык урын бар иде шул. Бәйгегә үз эшләрен бар нечкәлекләренә кадәр белүче, зур хезмәт стажына ия булган алдынгы сыер савучы хатын-кызлар, ир-атлар килгән иде. Әлеге чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та булды. Ул конкурста катнашучыларны сәламләп, аларга бәйгедә уңышлар теләде.

Бәйге исә өч өлештән торды. Иң элек һәммәсен дә сыер савуда сынап карадылар. Икенче өлештә сыер савучыларга үзләренең белемнәрен барлап, теоретик өлештә көч сынашырга туры килде. Конкурсның өченче өлешендә алар үзләренең алыштыргысыз эш кораллары булган сыер саву аппаратларын сүтеп җыйды.

- Саву аппаратын сүтеп җыйганда аеруча дулкынландым. Әлеге биремне вакытка, тиз үтәргә, аны дөрес итеп җыярга кирәк иде, - дип искә ала ярышта кичергән хисләрен 53 яшьлек Любовь Ивашкина. - Беребезне дә игътибарсыз калдырмадылар. Һәркайсыбызны билгеләп үтеп, күңелләребезне үстерделәр, - диде ул.

Быелгы бәйгедә исә үзгәрешләр дә бар иде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы, ярышның баш хөкемдары Сирин Нигъмәтҗановның әйтүенчә, быел, башка еллардан аермалы буларак, сыер савучылар ике төркемгә: сөтүткәргечләргә сөт салучыларга һәм залларда эшләүчеләргә бүленеп көч сынашкан.

Ярыш нәтиҗәләре буенча абсолют чемпион һәм чемпион исемнәрен Питрәч, Кайбыч, Кукмара районнары сыер савучылары яулады. Бәйге 15 номинациядә үткәнгә күрә, биредә терлекчелектә иң зур стажлы, иң яшь, иң күп җитештерүчәнлекне күрсәткән савымчыларны билгеләп, аларны акчалата премияләр, кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр. Шулай ук башка конкурсантларга да кызыксындыру бүләкләре тапшырдылар.

Районыбыз вәкиле Любовь Ивашкинаны исә «Күп балалы сыер савучы» номинациясендә кызыксындыру призы - электр иттарткычы белән бүләкләделәр.

- Любовь безнең иң яхшы сыер савучыларыбызның берсе. Хуҗалыкта ул унберенче елын эшли. Өч бала анасы. Үзен ул әлеге конкурста бик яхшы яктан күрсәтте, - дип яратып сөйләде аның турында «Чаллы яшелчәсе» җәмгыятенең ферма мөдире Вера Пискунова.

Любовь Ивашкинаны әлеге киеренке бәйгедә сынатмыйча, үзен яхшы яктан гына күрсәтүе һәм җиңүе белән чын күңелдән тәбрикләп, алдагы хезмәт юлында уңышлар, исәнлек-саулык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек