Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әллүки»дә Көз бәйрәме

Биклән авылының «Әллүки» балалар бакчасында Көз бәйрәме үтте. Бәйрәм тантанасы уза торган залның үзендә үк, әйтерсең лә, алтын көз хөкем сөрә. Агачлардан шыбыр-шыбыр яфрак коелгандай тылсымлы, серле мохит. Үзеңне көзге урманда кебек хис итәсең.

Яфраклардан тәкыялар үреп кигән нәни кызчыклар, купшы киенгән малайлар, матур итеп тезелеп, бәйрәм түренә уздылар. Сабыйларның йөзендә шатлык, елмаю, бәхет чаткысы уйный: аларның җыр-биюләрен карарга сөекле әти-әниләре, әби-бабайлары килгән бит.
Әмма бәйрәм кичәсе без көткәнчә җыр-биюләрдән генә тормады. Тәрбияче апалары Гөлнара Зыятдинова балаларга сорау арты сорау яудырды, уеннар аша аларның танып-белү сәләтен арттыру өстендә эшләде, бәйрәмне сабыйлар өчен кызыклы гына түгел, ә бәлки файдалы итеп тә үткәрде.
Балалар ике телдә дә төгәл, кыю итеп җавап бирәләр. Гомумән, тәрбиячеләр «Әллүки» балалар бакчасына йөргән һәр баланың сәләтен ача белә. Бу бәйрәмдә дә эчемнән генә шул тәрбиячеләрнең исемнәрен барлап утырдым. Озак еллар бакчаны җитәкләгән хезмәт ветераннары Сания Иванова, Зимфира Нәгыймуллина, Рәмзия Лотфуллина, шулай ук озак еллар турыдан-туры балалар белән эшләгән тәрбиячеләребез Флүрә Мәүлиева, Гәүһәрия Гаффарова, Фәния Сәйфетдиновалар, балаларны тәмле ашлар белән сыйлаучы Рәмзия Миннебаева, кече тәрбиячеләр Фәйрүзә Сөләйманова, Миләүшә Ситдыйкова һ.б.лар. Һәрберсе балаларыбызга күңел назын биргән киң күңелле, тырыш, уңган хезмәткәрләр. Үз балаларым да шушы бакчага йөрделәр, шуңа күрә бу исемнәрнең һәрберсе күңелемә якын, кадерле. Бала тәрбияләү бик тә җаваплы, авыр, әмма күңелгә рәхәтлек бирә торган хезмәт. Үз балаңны багу – табигый хәл. Ә бит монда чит балаларны кочагыңа алып юатырга да, аның күңеленә кереп, икенче әниләре кебек якын булырга кирәк. 
Көз бәйрәме менә шундый хисле бәйрәм инде ул, күңел әллә кайлардан «урап кайта». Бәлки гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган ветераннарны да дәшеп караргадыр мондый чараларга? 
Бәйрәм искиткеч матур узды. Тәрбиячеләр бит әле алар артист та: Гүзәл Шәехова, әйтик, ул көнне балалар янына Көз кызы булып керде, Рузилә Абдуллина Бүре ролен искиткеч итеп башкарды, Айгөл Миннеханова бәйрәмнең музыкаль өлешен алып барды. Ә балалар исә биюләрнең иң матурларын биеде, җырларның иң дәртлеләрен җырлады, шигырьләрнең иң күңелгә үтеп керә торганнарын сөйләде. 
Мул табынлы, ипекәйле алтын көзгә рәхмәт әйтеп таралыштык ул көнне. Хәзер инде балаларыбыз, оныкларыбыз белән бергә иң тылсымлы бәйрәм – Яңа елны көтәбез. «Әллүки»ләр бу юлы да сынатмаслар. 

Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев