Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ЛИЗИНГ-ГРАНТ» буенча субсидия алуга гаризалар кабул итү башланды

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча дәүләт субсидияләре бирүгә конкурс игълан итә. Гаризаларны 26 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру үзәге»нә тапшырырга кирәк. Заявкалар дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр, җомгада 9дан 16.45...

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча дәүләт субсидияләре бирүгә конкурс игълан итә. Гаризаларны 26 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру үзәге»нә тапшырырга кирәк. Заявкалар дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр, җомгада 9дан 16.45 сәгатькә кадәр кабул ителә. Үзәкнең адресы: Казан шәһәре, 55нче йорт, 125нче кабинет. Райондашлар шулай ук үзәкнең Яр Чаллыдагы вәкиллегенә дә мөрәҗәгать итә алалар. Ул ИТ-паркта (Машина төзүчеләр ур., 91нче йорт) урнашкан. Вәкил - Данил Михайлович Петров. Электрон адресы: petrov.sce@yandex.ru. Тел.: 8-905-039-22-78.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән ТР Икътисад министрлыгының рәсми сайтында «Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү» бүлегендә танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев