Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үлгәннәрне хәтерлибез, исәннәрне кадерлибез

Беларусь Республикасының Россиядәге Почетлы Консулы Константин Анисимов Биклән авылында яшәүче 95 яшьлек сугыш ветераны Миннеәхмәт Гайсинга «Белоруссияне немец фашистларыннан азат итүнең 75 еллыгы» юбилей медален тапшырды. Тантанада район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Илфак Бариев, Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, хәрби комиссариат вәкиле Сергей Вележев катнашты. 

Галиябикә белән Миннеәхмәт Гайсиннар 70 ел бергә гомер итәләр. Алар ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Олы тормыш юлы үткән Гайсиннар балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле картлык кичерәләр. Галиябикә апа Гайсина, 70 ел бергә гомер иткән картын сыйфатлап, тантанада катнашкан башка милләт вәкилләре дә аңларлык итеп: «Очень хороший бабай, бик хороший», – диде. Сугыш ветеранының күкрәгенә яңа гына өстәлгән медаль бу сүзләрдән соң тагын да балкыбрак киткәндәй булды. 
Бер гасырга якын гомер кичерүче Миннеәхмәт Гайсин фронт юллары, анда кичергәннәре хакында хәзер инде җәелеп сөйли дә алмый. Шулай да бераз хатирәләре белән уртаклашты. «1943 ел азагында хәрби хезмәткә чакыру килде. Армиягә алынгач Тамбовта хәрби курсларда әзерлек үттем. Сугышка 1944 елның 19 июнендә кердек. Белорус фронтында булырга туры килде. Артиллерия дивизиясенең разведротасында элемтәче булып хезмәт иттем. Брестны азат иткәндәге мәхшәр әле дә күз алдында. Каршы якта 22 рәт булып тезелгән немец пушкалары хәрби әзерлектә тора. Безнең разведка аларның кайсы көнне һөҗүм башлаячагын ачыклады. Разведкабыз яхшы эшләү сәбәпле, немец фашистларының планы тормышка ашмады. Данлыклы «Катюша»лар һәм пушкаларыбыз фашистлар планлаштырганнан бер көн алда телгә килде... Бервакыт шулай әле генә сугыш үткән урында элемтә чыбыгы сузып йөрибез. Бер блиндажга керсәк... ике немец солдаты дер калтырап утыра. Сугышка кермичә качып ятулары икән. Аларны әсир итеп штабка тапшырдык. Сугышта күргәннәрнең барысын да сөйләп бетерерлек түгел. Илләребез тыныч, күгебез аяз булсын. Хөрмәтләп килгәнегез өчен ихластан рәхмәт әйтәм», – диде Миннеәхмәт ага. 
Миннеәхмәт Гайсин 1945 елның мартында яраланып госпитальгә эләгә. Бөек Җиңүне запастагы полкта каршылый. 1945 елның 12 декабрендә демобилизацияләнеп туган авылына – Бикләнгә кайта. Чаллыда шоферлар әзерләү курсын тәмамлап, машина йөртүче таныклыгы алганнан соң, 40 ел колхозда машина йөртүче булып эшли. 
Бөек Җиңүне якынайтуда зур өлеш керткән сугыш ветераны Миннеәхмәт Гайсинга медаль тапшырганда Константин Анисимов: «Белоруссияне азат итүдә катнашкан һәр фронтовикны эзләп табарга, барларга һәм кадерләргә тырышабыз. Татарстаннан Белоруссияне азат итүдә катнашкан 100 кешене эзләп таптык. Үлгәннәрне хәтерлибез, исәннәрне кадерлибез. Бүген үзем Татарстан Республикасында яшим һәм бик канәгатьмен. Татар халкы – искиткеч эшчән һәм батыр халык. Рәхмәт сезгә!» – диде.

Фото Эльвина Фәйзуллинадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев