«Лебедушка»да тәрбияләнүчеләр Хәрби Дан музеенда булдылар
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, «Лебедушка» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар «Патриот» хәрби дан музеенда экскурсиядә булдылар.
Әлеге чараның төп максатлары мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган авыл тарихы белән таныштыру, югары патриотик аң формалаштыру, герой халкыбызга хөрмәт хисе тәрбияләү иде. Экскурсияне алып баручының Бөек Ватан сугышы, авылдашларның батырлыклары, сугышчан бүләкләре турында сөйләвен сабыйлар тын да алмыйча тыңладылар. Шулай ук мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны музей экспонатлары белән таныштырдылар. Балалар сугыш еллары хатларын, газета, фотосурәтләрне кызыксынып карадылар.
Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев