Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көз “Якты юл” газетасы укучыларына илһам бүләк итә

Быел көз әбиләр чуагы белән куандырды. Көннәр җылы торды, табигать кояш нурларына коенып, матур төсләре белән күзләрне иркәләде. Мөгаен, нәкъ менә шул чор безнең даими укучыбыз Асия апага илһам китергәндер дә инде, ул кичерешләрен, гадәттәгечә, шигьри юлларга салган. Аның редакциябезгә юллаган иҗатын сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез. Кар-бураннарга карамастан, шул...

Быел көз әбиләр чуагы белән куандырды. Көннәр җылы торды, табигать кояш нурларына коенып, матур төсләре белән күзләрне иркәләде. Мөгаен, нәкъ менә шул чор безнең даими укучыбыз Асия апага илһам китергәндер дә инде, ул кичерешләрен, гадәттәгечә, шигьри юлларга салган. Аның редакциябезгә юллаган иҗатын сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез. Кар-бураннарга карамастан, шул матур мәлне искә алып, куаныйк.

КӨЗ.

Һәркайсы төс алыштыра

Каеннар сары мәлдән,

Төрер идек тә яшелгә

Килми шул безнең хәлдән.

Яшел, сары, кызыл, көрән.

Барсы бергә буталган.

Юкәләр - сары гәрәбә

Өрәңгене ут алган.

Үзенә бер сәер вакыт,

Елый күкләр тын гына.

Ага төсле инештән дә

Яфрак белән моң гына.

Яшь чакларда башка иде.

И бу гомер көзләре.

Дымландылар керфекләрем.

Үзләреннән үзләре.

Асия Метшина

Иштирәк авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев