Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәй белән Яңа Байларда су челтәрләре алмаштырыла

Әлеге максатка «Чиста су» программасы буенча 17 миллион акча бүлеп бирелә. Бу турыда Күзкәй авылында җирле җитәкчеләр һәм авыл кешеләре катнашында узган очрашуда район башлыгы Васил Хаҗиев җиткерде. Мондый колачлы, зур эшнең кайбер уңайсызлыклары, чыгымнары да бар. Эш вакытында берничә көн сусыз утырырга туры килергә мөмкин, торбаларны сузганда казылган чокырлар,...

Әлеге максатка «Чиста су» программасы буенча 17 миллион акча бүлеп бирелә. Бу турыда Күзкәй авылында җирле җитәкчеләр һәм авыл кешеләре катнашында узган очрашуда район башлыгы Васил Хаҗиев җиткерде. Мондый колачлы, зур эшнең кайбер уңайсызлыклары, чыгымнары да бар. Эш вакытында берничә көн сусыз утырырга туры килергә мөмкин, торбаларны сузганда казылган чокырлар, балчык өемнәре дә кыенлык тудыра. Чыгымнарга килгәндә, үзәк магистральдән йортларга суны хуҗаларга үз исәпләренә кертергә туры киләчәк. Яңа торбалар салу белән бергә су башнясы, гидрантлар да урнаштырыла. Бер су коесына 3-4 хуҗалык тоташтырылачак. Яңа торбалар югалтуларга чик куярга тиеш. Су счетчиклары коеларга куела. Бусы инде урлашырга мөмкинлек калдырмый. Белгечләр бу яңартудан соң су өзеклекләрсез һәм көчлерәк киләчәк, сыйфаты да яхшыра, ди. Шунысы да мөһим: авыл эчендәге торбаларны алмаштырганда кеше рәтеннән үз йортыңа да кертеп калырга кирәк. Моны соңыннан эшләү кыен булачак һәм ул кыйбаткарак килә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X