Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыр эшләре дәвам итә

Тукай районы АГРОКӨЧ холдингында язгы кыр эшләре актив фазада. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне азотлы ашламалар белән беренче тукландыру  төгәлләнгән, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре төгәлләнеп килә.  Күпьеллык үләннәрне тырмалау 20%ка башкарылган, көзге бодайны (6%), көзге арышны (5%) аммиак селитрасы белән икенче тукландыру башланган. Аграрийлар борчак чәчүне төгәлләгән диярлек (бирелгән мәйданның 90%ы, ягъни 3000 га). Күпьеллык үләннәр 70% (2789 га) чәчелгән, язгы  арпа -  65% (26 511 га),  берьеллык үләннәр - 35%   (1311 га), шикәр чөгендере  - 24%     (6852 га), көнбагыш - 14% (1718 га).

Сабан бодае буенча эшләр башланган, хәзер 125 га (мәйданның 0,5%) чәчелгән. Май аенда культуралар, шул исәптән ашлык кукурузы, силос өчен кукуруз, рапс чәчү төгәлләнәчәк. Шулай ук үсемлекләрне яклау чаралары белән эшкәртү, ашламалар кертү, шикәр чөгендеренең рәтләрен культивацияләү планлаштырылган. Чәчү кампаниясенең орлык фонды 15 058,9 тонна  тәшкил итә. Шуның 14 430 тоннасы - холдингның үз орлыклары: арпа (8000 тонна), сабан бодае (5000 тонна), борчак (1000 тонна), горчица (350 тонна), рапс (80 тонна). Моннан тыш, шикәр чөгендере орлыгы (240,5 тонна), силос өчен кукуруз орлыгы (230 тонна), ашлык кукурузы орлыгы (90 тонна), көнбагыш орлыгы (61,38 тонна), рапс орлыгы  (7,02 тонна)   сатып алынган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев