Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелләр яшәрде

Өлкәннәр декадасы кысаларында "Татарстан" совхозы поселогында "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Кнәз авыл җирлеге ветераннарын бәйрәм белән котладылар.

"Күңелләребез яшь" дип аталган музыкаль лирик кичәгә кунак итеп 20дән артык өлкән кеше чакырылган иде. Әби-бабайлар ул көнне үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт тыңладылар, чәй өстәле артында сыйландылар, гәпләштеләр, хатирәләрен яңарттылар. Өлкәннәрне котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Ханова килгәннәр иде. Шушындый матур бәйрәм оештыручыларга барлык өлкәннәр исеменнән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Александр Волков газета аша олы рәхмәтен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев