Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Круглое Поле яшьләре республикакүләм веломарафонда катнашты

Үткән ялларда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте башлангычы белән республикада җиденче тапкыр «Наркотикларсыз Татарстан» исеме астында веломарафон узды. Казан шәһәреннән 27 июньдә кузгалган марафончыларга райондашларыбыз да кушылды. Казанлыларны Зәй ягында урнашкан Тукай районы стелласы янында район марафончылары каршы алды һәм Чаллыга кадәр озатты.

Республика марафонында Круглое Поле поселогының актив яшьләре Илмира Колесова, Ринат Шәймәрданов, Әдилә Шәмсетдинова, Артем Колесов катнашты. Тукай районы стелласына кадәр районыбыз марафончылары шактый катлаулы юл уздылар. Көчле җил, өстән явып торган яңгыр булуга да карамастан, яшьләребез сайлаган маршрут буенча юл тотты. Стелла янында республика марафончыларын каршы алганнан соң, бергәләшеп Яр Чаллы шәһәренә кадәр велосипедларда озата бардык.

- Мондый республикакүләм акциядә катнашуым белән чиксез горурланам. Мондый чаралар, район яшьләре белән актив хәрәкәтләр, очрашулар ешрак оештырылсын иде. Әлеге акциядә, минемчә, яшьләр генә түгел, ә бөтен район халкы да катнашырга тиеш. Шул вакытта гына үлемгә китерә торган әлеге замана афәте белән бергәләшеп көрәшеп булачак. Ә веломарафонда катнашуым - үзем өчен бер сөенеч булды. Беренчедән, республикакүләм акцияне поселок яшьләре белән күтәреп алдык, икенчедән, Казан спортчылары белән танышу, алар белән аралашу үзе бер истәлек булып калды, - дип хәбәр итте безгә Круглое Поле поселогының «Яшьлек» күпфункцияле үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илмира Колесова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: веломарафон