Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Круглое Поле балалар бакчасында да тәрәзәләр тулысынча алмаштырылды

15 ноябрьдә "Пластик" җәмгыяте эшчеләре Круглое Поленың "Зәңгәр вагон" балалар бакчасында да соңгы агач тәрәзәләрне пластикка алыштырып бетерделәр, дип хәбәр итте безгә бакча мөдире Венера Сафина.

Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә яңа тәрәзәләр кую буенча район программасы кысаларында биредә агымдагы елның апрель аеннан башлап барлыгы 37 тәрәзә алыштырылды. Әлеге изге эштә авыл җирлеге, "Бәтке" коммуналь челтәрләре, Круглое Поле торак-милекчелек ширкәте, "Р.Тимергалин", "М.Шәфигуллин", "Н.Цыганкова" шәхси предприятиеләре, тимер юлларның "ПЧ-28" дистанция бүлекчәсе (баш инженер Р.Солтанов җитәкчелегендә) булышты. Куйбышев тимер юлларының Идел-Кама регионы баш инженеры Р.Яруллин, "Трансторгсервис" ҖЧҖ директорының коммерция буенча урынбасары С.Кулишның ярдәме зур булды.
Бакча бинасы поселокта 1984 елда төзелгән. Тәрәзәләр дә шул вакытта куелган булган. Хәзер төркем бүлмәләре, уен заллары тагын да матурланды, җылынды, үзенә бер ямь өстәлде. Моңа ата-аналар да, балалар да, тәрбиячеләр дә шатланып туя алмый дип, коллектив исеменнән сөенечләре белән уртаклашты бакча мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев