Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котыру чире теркәлде

Быел Тукай районында районда котыру авыруының өченче очрагы ачыкланды. Беренче очрак Иске Дөреш авылында булган иде. Аннан соң «Искра бакчачылык ширкәтендә теркәлде. Һәм тагын шундый хәл – бу юлы Иске Дөреш җирлегенең Октябрь Бүләк авылында. 

Октябрь Бүләктә авыру шәхси ярдәмче хуҗалык территориясенә кереп үлгән төлкедә табыла. Ветеринария берләшмәсе табиблары аннан шунда ук котыру авыруына анализлар ала. Кызганычка, нәтиҗәләр уңай була. Әлеге хуҗалыкның бар территориясе буйлап дезинфекция үткәрелде. Октябрь Бүләк авылының үзендә исә 57 баш мөгезле эре терлеккә, 163 баш мөгезле вак терлеккә, 1 атка, 3 песигә hәм 11 эткә котыру авыруына каршы вакцинация ясалды. 
2 октябрьдән 2 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә Октябрь Бүләк авылы территориясендә карантин игълан ителгән. Бу чорда йорт хайваннарын чалу, алар белән сәүдә итү, читкә алып чыгу; кыргый хайваннарны аулау; котыру чире белән авыручы хайваннарны иткә сую; котыру чире белән авыручы хайваннарның сөтен куллану, аны сату; сәламәт малның пастеризацияләнмәгән сөтен ризыкка куллану; сәламәт хайваннардан алынган һәм тиешенчә дезинфекцияләнмәгән йон һәм тирене чит территориягә алып чыгу катгый тыела.

Әлфирә ХАРИСОВА, 
районның баш эпизоотологы.

Илдар Сабиров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев