Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котыру чиреннән Артамоновкада тана бозау үлде

Район территориясендә быел март аенда төлкедә котыру чире тапканнар иде. Кичә тагын шундый очрак теркәлде. Бу юлы ветеринария табиблары Артамоновка авылындагы бер хуҗалыкта чирләп үлгән тана бозауга шундый диагноз куйдылар. Соңгы вакытта авылларда хуҗасыз этләр һәм төлкеләр еш күренә башлады. Ә бу котыру чире дигән бик тә куркыныч инфекциянең таралуына...

Район территориясендә быел март аенда төлкедә котыру чире тапканнар иде. Кичә тагын шундый очрак теркәлде. Бу юлы ветеринария табиблары Артамоновка авылындагы бер хуҗалыкта чирләп үлгән тана бозауга шундый диагноз куйдылар. Соңгы вакытта авылларда хуҗасыз этләр һәм төлкеләр еш күренә башлады. Ә бу котыру чире дигән бик тә куркыныч инфекциянең таралуына китерергә мөмкин.

Котыру чире табылуга бәйле рәвештә бүген район хакимиятендә аучылык җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашу узды. Авылларда хуҗасыз этләрне һәм төлкеләрне күрүчеләр әлеге җәмгыятьләргә хәбәр итә ала. 8-905-374-02-50 телефоны буенча «Сафари-Сервис» директоры Валентин Хлоповка, 8-919-680-53-56 номеры аша район аучылар һәм балыкчылар оешмасы рәисе Геннадий Бондаренкога, 8-917-297-87-85 телефоныннан аучылык белән шөгыльләнүче эшмәкәр Равил Хафизовка шалтыратырга, шулай ук 46-80-42 номерын җыеп, бу турыда район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев