Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коткаручылар балалар белән очрашты

27 декабрьдә Гадәттән тыш хәлләр хезмәте коткаручылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан районның бу тармакта эшләүче хезмәткәрләре балалар белән очрашып, аларга үз эшчәнлекләре турында сөйлиләр. Күптән түгел шундый чара Кече Шилнә авылының «Колосок» балалар бакчасында узды. Күзәтчелек эшчәнлегенең район буенча бүлеге башлыгы А.Власов биредә тәрбияләнүчеләргә гадәттән тыш хәлләр...

27 декабрьдә Гадәттән тыш хәлләр хезмәте коткаручылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан районның бу тармакта эшләүче хезмәткәрләре балалар белән очрашып, аларга үз эшчәнлекләре турында сөйлиләр. Күптән түгел шундый чара Кече Шилнә авылының «Колосок» балалар бакчасында узды. Күзәтчелек эшчәнлегенең район буенча бүлеге башлыгы А.Власов биредә тәрбияләнүчеләргә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы нинди структура икәнлеге, анда кемнәр эшләгәнлеге хакында сөйләде. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда шалтырату өчен балалардан 01 һәм 112 телефоннарын хәтерләрендә калдыруларын сорады. Бер кешене коткару өчен генә дә МЧС хезмәткәрләренең самолетларны, вертолетларны, авиация отрядларын, медицина хезмәткәрләрен һавага күтәрүләре һәм башкалар турында нәниләр бик кызыксынып тыңладылар.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре Яңа ел алдыннан районның барлык тәрбия һәм белем бирү учреждениеләрендә дә кабат искә төшереләчәк, белешмәлекләр таратылачак, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район буенча бүлеге инспекторы Илнар Мифтахов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X