Коррупция белән бәйле хокук бозуга тап булсаң – язып тартмага сал
Наркотик матдәләр белән бәйле җинаятьләрне ачыклау максатында авыл җирлекләрендә бу турыда халыктан мәгълүмат җыю өчен махсус тартмалар куела. Әлеге тартмалар Бәтке, Иске Абдул, Круглое Поледа авыл җирлеге бинасына, калган егерме җирлектә мәдәният йорты бинасына кергәндә стенада урнаштырылган. Моннан тыш, бу тартмаларга коррупция белән бәйле хокук бозулар турындагы мәгълүматны салырга мөмкин....
Наркотик матдәләр белән бәйле җинаятьләрне ачыклау максатында авыл җирлекләрендә бу турыда халыктан мәгълүмат җыю өчен махсус тартмалар куела. Әлеге тартмалар Бәтке, Иске Абдул, Круглое Поледа авыл җирлеге бинасына, калган егерме җирлектә мәдәният йорты бинасына кергәндә стенада урнаштырылган. Моннан тыш, бу тартмаларга коррупция белән бәйле хокук бозулар турындагы мәгълүматны салырга мөмкин. Алынган хәбәр шунда ук прокуратура тарафыннан тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата законда каралган чаралар күреләчәк, дип хәбәр итә район прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист Р.Яхин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев