Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көннәр кызу. Җирдә дымны саклап калырга кирәк

Районда чәчү тәмамлану этабына керде, дип хәбәр итә районың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе. 20 майга алынган мәгълүматларга караганда, пландагы барлык мәйданнарның 85 проценты чәчелгән. «Чаллы яшелчәсе», «Биклән» хуҗалыклары чәчүне тәмамлаган. Май аеның коры, явым-төшемсез килүе, эссе һава торышы район игенчеләре алдында җирдә дымны саклап калу бурычын куя. «Орлык тишелеп...

Районда чәчү тәмамлану этабына керде, дип хәбәр итә районың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе. 20 майга алынган мәгълүматларга караганда, пландагы барлык мәйданнарның 85 проценты чәчелгән. «Чаллы яшелчәсе», «Биклән» хуҗалыклары чәчүне тәмамлаган.
Май аеның коры, явым-төшемсез килүе, эссе һава торышы район игенчеләре алдында җирдә дымны саклап калу бурычын куя. «Орлык тишелеп чыкканчы һәм беренче яшеллек күренү белән чәчүлек мәйданнарын тырмалау зарури. Дымны саклап калу өстендә Сәйдәшев исемендәге «Ирек», «Гигант» хуҗалыклары, Миңнеханов КФХсы механизаторлары яхшы эшли», - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов. Җитәкче сүзләренә караганда, чүп үләннәренең быел азып үсүе аркасында аларны юк итү өчен шактый зур эш алып барырга туры киләчәк. «Кама» агрофирмасы чәчүлекләрне чүпләргә каршы эшкәртә башлаган инде.
«Моннан кала, эссе һава яшь үсентеләрне зарарлаучы бөҗәкләрнең: үлән бетенең, борчаның үрчүенә уңай шартлар тудыра. Яшеллекне саклап калу өчен барлык технологик шартларны үтәү, чәчүлек яннарын эшкәртү, махсус препаратлар куллану - вакытында башкарылырга тиеш», - дип ассызыклады Хәйдәр Сабитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчү