Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Конкурска старт бирелде

15 апрельдә Татарстан Республикасында коммерцияле булмаган оешмалар арасында «РИТЭК» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы игълан ителде. Бу турыда сишәмбе көнне ТРның Министрлар Кабинетында үткән видеобрифингта Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова сөйләде. - 2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Шуңа күрә быел төп игътибарны конкурсның «мәдәният һәм...

15 апрельдә Татарстан Республикасында коммерцияле булмаган оешмалар арасында «РИТЭК» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы игълан ителде. Бу турыда сишәмбе көнне ТРның Министрлар Кабинетында үткән видеобрифингта Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова сөйләде.
- 2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Шуңа күрә быел төп игътибарны конкурсның «мәдәният һәм спорт» бүлегенә бирәчәкбез. Чарада катнашырга теләк белдергән оешмалар да бу үзенчәлекне искә алсыннар иде, - дип белдерде ул.
Әлеге чара беренче мәртәбә 2010 елда уздырылган иде. Шушы вакыт эчендә 441 кеше җиңүче дип танылды. Бу проектларны тормышка ашыруга барлыгы 91 миллионга якын акча сарыф ителде. Безнең районнан былтыр бу конкурста катнашкан Кнәз мәдәният йорты директоры Т. Тузеева грант отты, алган акчаларны мәдәният йорты алдында хәрби хезмәт музеен оештыруга тотты. Конкурска гаризалар 11 августка кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев