Яңалыклар

Комсомолец өлкәннәре бәйрәмгә үзләре ясаган картиналарга кадәр алып килгән иде

Комсомолец авыл җирлегендә дә өлкәннәр көне игътибарсыз калдырылмады. Очрашу бик җылы үтте, әби-бабайларыбыз тәмле чәй эчә-эчә бер-берсе белән аралаштылар.

Поселокта яшәүче өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы О.Сурова, мәшгульлек үзәгенең район филиалы башлыгы Т.Сиврюк тәбрикләде. "Петушок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әби-бабайларына матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Мактаулы юбилярыбыз Р.Кагиров гармунда уйнады, В.Миңнебаева татарча җыр башкарды. Ветераннар советы рәисе Н.Вәлиева да яшьтәшләрен бәйрәм белән котлады.

Клубта шулай ук әби-бабайларның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылды. Анда бәйләнгән шәл һәм шарфлардан башлап үз куллары белән ясалган картиналарга кадәр бар иде, дип яза поселокның мәдәният йорты директоры А.Шәрифҗанова.

Нет комментариев