Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Компенсацияләр элеккеге тәртиптә билгеләнәчәк

Район социаль яклау идарәсе балалар бакчасына түләүдә өстәмә компенсация билгеләү өчен январь аенда киләсе ярты ел өчен документлар яңартыла башлаячагын хәбәр итә. Беренче балага 20 процент, икенче балага - 50, өченче балага 70 процент күләмендә кайтарыла торган төп компенсация күләме элеккечә үк кала, аны билгеләү өчен документлар яңартырга кирәкми. Өстәмә...

Район социаль яклау идарәсе балалар бакчасына түләүдә өстәмә компенсация билгеләү өчен январь аенда киләсе ярты ел өчен документлар яңартыла башлаячагын хәбәр итә. Беренче балага 20 процент, икенче балага - 50, өченче балага 70 процент күләмендә кайтарыла торган төп компенсация күләме элеккечә үк кала, аны билгеләү өчен документлар яңартырга кирәкми. Өстәмә компенсация гаиләдә керем бер кешегә 20 мең сумнан артмаган очракта билгеләнә. Аны рәсмиләштерү өчен документлар яңарту 19 январьдан башлана. Бала саны 20дән арткан бакчаларга идарә белгечләре график буенча үзләре чыгачаклар, кимрәк икән, әти-әниләр документлар белән социаль яклау үзәгенә киләчәкләр. Компенсация билгеләтү өчен мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе белән килешү, әлеге килешүне төзегән ата-ананың паспорты, барлык балаларның туу таныклыклары, соңгы өч айга керемнәр турында белешмә, шәхси ярдәмче хуҗалык булу турында белешмә, бакча өчен түләү документы һәм гариза бирүченең лицевой счеты булырга тиеш. Сораулары булганнар 71-32-00, 70-25-90 телефоны буенча социаль яклау идарәсенә шалтырата яки ГЭС бистәсе, 8/3А йортына килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев