Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комиссия утырышы узды

Узган атнада балигъ булмаганнар һәм балалар хокукларын яклау эшләре буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда гаиләдә балаларга тиешле яшәү шартлары тудырмаучы, эчүчелек белән шөгыльләнүче, тайгак юлга баскан ата-аналарның унбиш эше каралды. Андый гаиләләргә беркетелгән җәмәгать тәрбиячеләре утырышта борчылып чыгыш ясадылар. Район Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге...

Узган атнада балигъ булмаганнар һәм балалар хокукларын яклау эшләре буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда гаиләдә балаларга тиешле яшәү шартлары тудырмаучы, эчүчелек белән шөгыльләнүче, тайгак юлга баскан ата-аналарның унбиш эше каралды. Андый гаиләләргә беркетелгән җәмәгать тәрбиячеләре утырышта борчылып чыгыш ясадылар.
Район Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Нияз Мозаффаров укучылар арасында җинаятьчелекне булдырмау буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде. Районның социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев авыр гаиләләр белән эшләү, үсмерләр арасында җинаятьчелеккә каршы күрелә торган чаралар турында чыгыш ясадылар.
Чакырылып, сөйләшүгә килмәгән ата-аналар белән комиссия әгъзалары киләсе утырышта очрашачак, дип хәбәр итте комиссиянең җаваплы сәркатибе Г. Әхтәмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев