Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә тарихи хроника көне узды

7 ноябрь көнне Бөек Октябрь социалистик революциясенә 100 ел тула. Бу вакыйга XX гасырның иң истәлекле, ил яшәешен тамырдан үзгәрткән вакыйгаларның берсе. Шушы тарихи дата уңаеннан Кнәз авылы мәдәният йортында «Россия борылыш алдында» дип исемләнгән чара узды. Балаларда туган ил тарихы белән кызыксыну, аны тирәнрәк белүгә омтылыш уяту, ватанпәрвәрлек, горурлык...

7 ноябрь көнне Бөек Октябрь социалистик революциясенә 100 ел тула. Бу вакыйга XX гасырның иң истәлекле, ил яшәешен тамырдан үзгәрткән вакыйгаларның берсе. Шушы тарихи дата уңаеннан Кнәз авылы мәдәният йортында «Россия борылыш алдында» дип исемләнгән чара узды.

Балаларда туган ил тарихы белән кызыксыну, аны тирәнрәк белүгә омтылыш уяту, ватанпәрвәрлек, горурлык хисләрен тәрбияләү максатында үткәрелде әлеге чара. Революциядә катнашкан, шул чорда яшәгәннәрнең истәлекләре, архив язмалары һәм тарихчыларның эзләнүләренә таянып укучыларга революция сәбәпләре, аның нәтиҗәсе һәм 1917 елда Россиядә нинди вакыйгалар булуы хакында сөйләнде. Тарихи видеофильм һәм видеороликлар исә чараны тагын да кызыклырак итте. Соңыннан укучылар «Октябрь революциясе» викторинасында катнашты һәм белемнәрен тикшерде.

Шундый чаралар оештыру ул һәркемгә үткәнебез турында уйланырга рухи азык бирә, тарихи хәтерне яңарта. Ә үткәне булмаган халыкның хәзергесен дә, киләчәген дә күзаллап булмый, дип яза безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Тамара Тузеева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев