Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәз авыл җирлегендә «Ветераннарның иң яхшы ихатасы» бәйгесе шау-гөр килеп үтте. Нәтиҗәләр генә чыгарасы калды

Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннар советы җирлектә яшәүче пенсионерлар арасында «Иң яхшы чәчәк үстерүче», «Иң яхшы яшелчәче», «Иң яхшы бакчачы», «Иң яхшы җиләк-җимеш үстерүче» номинацияләрендә «Ветераннарның иң яхшы ихатасы» исемле конкурс үткәрелүе турында игълан иткәннәр. Әлеге бәйге 18 июльдән башланып, бүген, 24 июль көнне тәмамланды. Конкурста катнашырга...

Без исә бәйгене уйлап табучы, аны оештыручы Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева белән элемтәгә кереп, конкурс турында сораштык.

Реклама

- Ветераннар, пенсионерлар арасында мондый бәйгене инде күптәннән оештырырга кирәк дип янып йөри идем. Ниһаять, хыялым тормышка ашты. Бәйге турында игъланны мәдәният йортының игъланнар элә торган стендына кую белән катнашучылар барлыкка килде. Кайбер әбиләрнең белмичә калуы да мөмкин бит. Шуңа да мин авыл буенча йөреп, катнашучыларны үзем эзләдем. Конкурс булгач, аның жюри әгъзалары да була. Рәисе итеп район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллинаны сайладык. Шулай ук миңа ярдәмгә Кнәз авыл җирлегенең инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойлов һәм ветераннар советы рәисе Александр Волков килде. Без алар белән бергә авыл җирлеге буенча мөхтәрәм ветераннарыбызның ихаталарын карап йөрибез. Бакчаларында күпме һәм нинди чәчәкләр үстерәләр, йорт территорияләре нинди хәлдә, тагын нинди яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерәләр, өйләренең матурлыгын - барысын-барысын да карыйбыз, баллар куябыз, үз бәябезне бирәбез. Ветераннарыбыз безне һәрвакыт ачык йөз, тәмле сүз белән каршы ала. Бәйге турында кайберләре әле ишетмәгән дә булган, шуңа да без сөйләгәннәрне бик сөенеп кабул иттеләр. Ихаталарына килеп кергәч, исең-акылың китәрлек. Нинди генә бакча җимешләре үстермиләр бит алар, бер дә тик утырмауларына инанасың. Виноград, кабак-кабачкилар, патиссоннар, тәмле кыярлар, төрле сортлы помидорлар, карбыз, кавыннары бер кешене дә битараф калдыра алмас. Ветераннар бакчаларын, йорт территорияләрен бар җаннарын биреп матурлыкта, чисталыкта-пөхтәлектә тотарга тырышалар. Шуңа да әлеге бәйге турында ишетү белән катнашырга бик теләп ризалашалар. Барысы бергә Кнәз авыл җирлегеннән бәйгедә 30дан артык кеше катнашыр дигән өмет бар. Аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Ә номинацияләр буенча призлы урыннар яулап алганнар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк, - дип хәбәр итте безгә Тамара Егоровна.

Сүз уңаеннан, «Ветераннарның иң яхшы ихатасы» бәйгесе нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр соңрак билгеле булачак. Тамара Тузеева җиңүчеләрне безгә янәдән хәбәр итәрмен дип өметләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X